Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россиянең БСОга керүенә бәйле сораулар буенча белем бирү семинары узачак

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
Семинар 2013 елның 2 һәм 9 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы икътисад тармакларының һәм социаль өлкәсенең 2013 елда Таможня союзы һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы кысаларында хуҗалык итү шартларына җайлаштыру буенча чаралар планына ярашлы рәвештә уздырыла.
2013 елда республикада башкарма хакимият органнары, муниципалитет, предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләре өчен Россиянең БСОда әгъзалык итүе шартларында икътисадның төрле секторлары эшенә кагылышлы сорауларга багышланган белем бирү семинарлары сериясен оештыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International