COVID-19 каршы көрәш чорында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризаны оешманың сайтында 2020 елның 15 нче июленә кадәр тапшырырга мөмкин.
Конкурс кысаларында Татарстанның аеруча авыр социаль төркемнәренә: өлкән буынга, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, шулай ук аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләләргә һәм инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче коммерциясез оешмалары финанс ярдәме ала алачак. Шулай ук коммерциясез оешмалар проектларының максатчан төркемнәрендә медиклар, социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар да булырга мөмкин.
Исегезгә төшерик, Татарстанда коммерциясез оешмаларга инфраструктура ярдәме күрсәтү максатында, «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасы кысаларында Икътисад министрлыгы кураторлык итә торган муниципальара ресурс үзәкләре эшли, алар коммерциясез оешмалар өчен укыту, консалтинг һәм эшчәнлектә ярдәм итү кебек ярдәм чараларын гамәлгә ашыра. Ресурс үзәгенә шулай ук конкурста катнашу өчен гаризалар әзерләүдә ярдәм сорап, проектка экспертиза үткәрү һәм мәгълүмат ярдәме сорап та мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Грантка гаризалар 2020 елның 15 нче июленә кадәр өч юнәлеш буенча кабул ителә: «Социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау», «Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау» һәм «Гаиләләргә, аналарга, ата-анага һәм балачакка ярдәм итү». Җиңүчеләр 31 нче августта игълан ителәчәк.
Алынган грантларны коммерциясез оешмалар хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүгә, шәхси саклану чаралары сатып алуга, медицина тикшерүе үткәрүгә, биналарны арендага алуга, транспорт чыгымнарын, шулай ук мохтаҗларга турыдан-туры ярдәм итүгә юнәлдерә ала.
Катнашу өчен гаризаны президентскиегранты.рф. сайтында электрон рәвештә бирергә кирәк. Сайтта Президент грантлары фондының махсус конкурсында катнашу турында тулырак мәгълүмат та урнаштырылган.
Конкурска гаризаларга эксперт бәяләмәсе әзерләүгә багышланган барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасындагы коммерциясез оешмаларның муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар түләүсез нигездә укыта, консалтинг хезмәтләре күрсәтә һәм коммерциясез оешмалар эшчәнлегендә тәэмин итә.
|
|
Атамасы |
Адрес |
Элемтәләр |
|---|---|---|---|
|
1. |
«Инновацияле үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» автоном коммерциясез оешмасы |
420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 27, К(И)ФУ бинасы, «Инновацияле бизнес акселераторы» аудиториясе |
8(909) 309-09-71, 8 (903) 342-02-39 e-mail: Frl2803@mail.ru adg1981@mail.ru |
|
2. |
«Горизонт» социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы |
423826, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Зеленая урамы, 19
|
8 (960) 067-39-61 e-mail: irina-komadorova@yandex.ru |
|
3. |
«Вертикаль» социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы |
423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Лермонтов урамы,
|
8 (917) 221-70-70 e-mail: rcv16@.mail.ru, 2217070@mail.ru |
|
4. |
«ВЕКТОР» социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы |
422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре Ленин урамы, 15 |
8(965) 581-45-74, 8(927) 445-44 -89 е-mail: |
|
5. |
«Единство» социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы |
422980, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Чистай шәһәре, К. Маркс урамы, 17 нче йорт, 1, 2 нче кабинет |
8(927) 244-80-52 e-mail: sony-d26@mail.ru
|
|
6. |
«Буа Грант» социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы |
422430, Татарстан Республикасы, Буа районы, Буа шәһәре, Космовский урамы, 91, офис 1. «Досуговый центр» МБУ, Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 65 |
8(937) 28-427-47 e-mail: hvcr@mail.ru
|