ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар һәм социаль эшкуарлар белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләде

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен «Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга һәм социаль эшкуарларга дәүләт ярдәме һәм алар белән үзара хезмәттәшлек» темасына семинар узды, чарага коммерциясез оешмалар эше һәм социаль өлкә өчен җавап бирә торган республика районнары вәкилләре җыелган иде. Чараны ТР Икътисад министрлыгы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты оештырды.

Ел саен коммерциясез оешмалар социаль өлкә үсешенә зур өлеш кертә. Шактый күләмдә социаль проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән эре бизнес, шулай ук федераль һәм төбәк грантлары ярдәмендә дә. Татарстандагы коммерциясез оешмаларның Президент грантлары фондының соңгы конкурсына гына да 66 проектка 120 млн. сумнан артык акча җәлеп итә алганнар, шуларның яртысы диярлек – республика районнарындагы проектлар. Татарстандагы коммерциясез оешмалар халыкның социаль якланмаган катламнары белән эшли, балалар һәм тернәкләндерү үзәкләре, спорт мәйданчыклары ача, территорияләрне төзекләндерә, экология һәм хайваннарны яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә, үзенчәлекле чаралар уздыра.

Эшлекле элемтәләрне җайга салу һәм муниципалитетлар һәм коммерциясез оешмаларның югары нәтиҗәле эшен җайга салу – район хезмәткәрләре алдында торган бурыч, бу семинарның төп темасы булды. Шулай ук онлайн-чара социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү өчен коммерциясез оешмалар һәм дәүләт хакимияте органнары арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салуга да юнәлдерелгән иде.

Чараны тыңлаучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин мөрәҗәгать итте. Шулай ук Президент Аппараты, Икътисад министрлыгы һәм башка структуралар вәкилләре дә коммерциясез оешмалар белән уңышлы эш тәҗрибәсен күрсәтте.

Онлайн-чарада спикерлар социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү буенча дәүләт һәм төбәк сәясәте, секторара социаль партнерлык һәм коммерциясез оешмалар катнашында социаль проблемаларны хәл итү өлкәсендәге төп сорауларга җавап бирде.

Семинар кысаларында районнарның социаль өлкәләренә финанс ресурсларын җәлеп итү, проект менеджменты, шулай ук муниципалитетларда социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларны үстерүдә иҗтимагый советларның роле һәм аларның эшчәнлегенә иҗтимагый контроль шартлары каралды. Тыңлаучылар өчен өстәмә рәвештә дәүләтнеке булмаган (муниципаль булмаган) коммерциясез оешмалар эшчәнлегенең хокукый, оештыру һәм икътисадый аспектлары буенча ликбез үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International