Татарстанның алты инновация эшләнмәсе Россиядә уйлап табылган иң яхшы 100 әйбер исемлегенә эләккән

2020 елның 26 июне, җомга

Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) 2019 ел һәм 2020 елның 1 нче яртыеллыгы буенча патент массивын анализлау нәтиҗәләре буенча «Уйлап табылган иң яхшы 100 әйбер»не аерып чыгарган. Проектлар исемлеге ведомство сайтында урнаштырылган. Уйлап табылган иң яхшы 100 әйбер арасында Татарстан Республикасыннан да 6 инновацияле эшләнмә бар.

Авторлар булып Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, «Иннополис» университеты студентлары һәм галимнәре катнашкан.

Уйлап  табылган әйберләр күзәнәкләрнең ДНК-структуралары эшлиме-юкмы икәнлеген билгеләүче генетик факторларны (геннарны) ачыкларга, шешләргә каршы in vitro препаратларын күп компонентлы күзәнәк тест-системасында тикшерергә, яктылыкның кисәк параметрик таралуы нигезендә бер фонтонлы торыш чыганакларындагы дулкын озынлыгын киңрәк итеп җәелдерергә, электротехник комплекска керә торган автоном синхрон генераторны "уяту" системасын эшләргә, күпфункцияле автоматик цифрлы интеллектуаль скважинаның эш киңлеген җәелдерергә, һәр очыш шартларына карата пилотсыз очкыч аппаратларның параметрларын оптимальләштерү юлы белән, йөкләрне китереп бирүдә аеруча экономияле режимны ачыкларга ярдәм итә.

Тәкъдим ителә торган уйлап табылган әйберләр медицина, ветеринария, фармакология, күзәнәк биологиясе, линейкалы булмаган оптика, квант электроникасы, электротехника, нефть чыгару сәнәгатендә кулланыла ала.

Патентлана торган эшләнмәләрнең массивын анализлау үзебезнең фән сыйдырышлы гамәли технологияләрне эшләп чыгаручылар тарафыннан патентлануның уңай тенденциясен күрсәтә, алар икътисадның конкрет секторлары ихтыяҗларына һәм сорауларына җавап булып тора, дип билгеләп үтелә Роспатент сайтында.

Татарстанда инновацияле проектларны гамәлгә ашыруга республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан актив ярдәм күрсәтелә. Инноваторлар өчен грант ярдәме алу буенча семинар-укулар, консультацияләр үткәрелә.

Инновацияле эшчәнлекне үстерү һәм интеллектуаль милеккә ярдәм итү максатында республикада «ТатПатент» (https://patentrt.ru/) платформасы оештырылган, ул әһәмиятле юнәлешләрне берләштерә – проект һәм патент офисыннан башлап конкурсларга һәм грантларга заявкалар булдыру өлешенә кадәр, шулай ук интеллектуаль милек объектларын теркәүдә ярдәм күрсәтү өлешендә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International