Җәмәгать туклануы өлкәсендә иң яхшы ИТ-чишелешләрне уйлап табучылар 10 миллион сумга кадәр акча ала алачак

2020 елның 24 июне, чәршәмбе

Азык җитештерү, китереп бирү һәм әзерләү белән бәйле ИТ-чишелешләрне сайлап алу өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Катнашу өчен бөтен Россиядән стартаплар чакырыла. Финалист республикада проектны үстерү һәм эшләтеп җибәрү өчен 10 миллион сумга кадәр акча алачак.

Сайлап алуда катнашырга фудтех бурычларын хәл итүче проектлар чакырыла:

- төргәкләү һәм әзер ризык китерү;

- рестораннар өчен продукция сатып алуны оптимальләштерү;

- рестораннарны алга таба этәрү һәм лояльлек;

- өстәлләргә омниканаль бронь ясау һәм ризыкка/ашамлыкларга заказ ясау;

- заказларларны/башкаручыларны/контрагентларны агрегацияләү платформасы;

- аралык маркетинг чишелешләре.

Катнашучылар түбәндәге шартларга туры килергә тиеш:

1. юридик зат булырга;

2. проектны гамәлгә ашыру һәм масштаблауга әзерлек;

3. сатуларны раслау/реаль компанияләрдә сынап карау;

4. системаны карап тоту һәм үстерү/өстәмә эшләп бетерү өчен белгечләр командасына ия булу;

5. проектка җитди җәлеп ителүчәнлек һәм нәтиҗә өчен эшләү. 

Катнашу өчен 2020 елның 14 нче июленә кадәр https://reg.fm/lp/vj3/#registrationtrue  адресына гариза тапшырырга кирәк. Проектларны читтән торып бәяләгәннән соң, стартаплар сайлап алыначак, алар үз ИТ-чишелешләрен экспертларга тәкъдим итү мөмкинлеге алачак. Проектларның авторлары Татарстанның җәмәгать туклануы өлкәсендә 5 меңнән артык оешмага үз чишелешләрен тәкъдим итә ала. Шул ук вакытта алар «Ак Барс Банк» һәм «Ак Барс Цифрлы технологияләр»дән проектны алга этәрүдә технологик экспертиза һәм мәгълүмати ярдәм алачак.

Презентациядән соң 7 проект финал өчен сайлап алыначак. Иң яхшысы гипотезаны, интеграцияне тикшерү һәм эшләп бетерү өчен 10 миллион сумга кадәр акча алачак. Җиңүче Татарстан территориясендә масштаблы проектны Ак Барс Банк, ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Рестораторлар ассоциациясе белән берлектә башлап җибәрә алачак.

Башка финалистлар гамәлдәге Ak Bars StartupLab https://startuplab.akbars.ru акселерация программасы кысаларында сынау проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген алачак, аның кысаларында банк финанслый, эксперт ярдәме күрсәтә һәм үз инфраструктурасы белән интеграцияли.

Финалистларның презентацияләре һәм җиңүчене билгеләү 17 июльдә онлайн-форматта узачак.

Оештыручылар – «Ак Барс Банк» ГАҖ, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе һәм «ИТ-Парк» ДАУ. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International