ТР Икътисад министрлыгында республика гамәлләр планына кертү өчен тәкъдимнәр формалаштыру буенча актив эш алып барыла

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгында халыкны эш белән тәэмин итү һәм халыкның керемнәрен торгызу, икътисадны үстерү һәм озак сроклы структур үзгәрешләрне тәэмин итә торган гамәлләрнең Республика планы турында фикер алышу һәм эшләп бетерү буенча актив эш алып барыла. Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендәге традицион атналык киңәшмә кысаларында чараларның Республика планына кертү буенча тәкъдимнәр җиткерелде. Видеоконференция режимында узган чарада республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары, Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Хәзерге вакытта Гомуми илкүләм гамәлләр планы проекты хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә, шул исәптән бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр катнашында да, актив рәвештә тикшерелә. Планның төп максаты – икътисадны торгызу, тотрыклы үсеш траекториясенә чыгу һәм халыкның керемнәрен арттыру. Документны бу елның 1 нче июленә кадәр раслау планлаштырыла. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча, Татарстанның тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, Гомуми илкүләм гамәлләр планын гамәлгә ашыру буенча Республика чаралар планы проекты эшләнә. Әлеге йөкләмәне үтәү кысаларында, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, бизнес-бергәлек, предприятиеләр белән очрашу, Республика чаралар планына тәкъдимнәр кертү буенча фикер алышу өчен, министрлыклар тарафыннан алып барылачак.

Эшче төркем әгъзалары шулай ук муниципалитетларның предприятие һәм оешмаларының кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыгуын тәэмин итү һәм аларның федераль ярдәм чараларында катнашуы турында да фикер алышты. Мәсәлән, Балтач районында предприятиеләрнең йөкләнеше кризиска кадәрге чор дәрәҗәсендә, бу аның авыл хуҗалыгы үзенчәлегенә бәйле, бары тик җәмәгать туклануы предприятиеләре генә искәрмә булып тора. Районның төп эре предприятиеләрендә эшчәнлек тукталмаган, шуңа бәйле рәвештә җитештерү күләмнәренең кимүе күзәтелми. Кукмара районында да авыл хуҗалыгы тармагында тотрыклы хәл күзәтелә. Лениногорск районында да шундый ук хәл. Хәзерге вакытта күп кенә предприятиеләр, шул исәптән система оештыручылары да, шәхси эшкуарлар кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыга һәм штат режимында эшли.

Муниципалитет предприятиеләренең үзләренә каралган ярдәмнән файдалануына килгәндә, 2020 елның апрель аенда республиканың Минзәлә районында КУЭ субъектларының 90% артыгы һәм шәхси эшкуарлар, агымдагы елның май аенда зыян күргән тармаклардан бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренең 74% минималь хезмәт хакы күләмендә субсидия алу өчен салым инспекциясенә гариза тапшырган. Үз чиратында, Кукмара районында зыян күргән тармаклар исемлегенә 347 КУЭ субъекты эләккән. Апрель-май айларында алар ярдәм алу өчен 603 гариза тапшырган. Бу юнәлештә бизнеска мәгълүмат бирү эше дәвам итәчәк. Икътисад министрлыгының төп бурычы – ярдәм чаралары комплексын моңа дәгъва белдерергә хокуклы предприятиеләргә адреслы җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International