Татарстандагы үзмәшгульләргә 2019 ел өчен 129 млн сум күләмендә салым кайтарылган

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Татарстанның үзмәшгуль гражданнарына 2019 елда түләнгән салымнарны кире кайтарылган. Хәзерге вакытта түләнгән субсидияләр суммасы 128,8 млн. сум тәшкил итә.

Үзмәшгуль гражданнарга әлеге ярдәмне күрсәтү РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 29 маендагы 1431-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә мөмкин хәлгә әйләнгән. Документ нигезендә Россия Федераль салым хезмәте идарәсенә үзмәшгуль гражданнарга, шул исәптән шәхси эшкуарларга 2019 елда һөнәри керемгә түләнгән салымны каплау өчен, 1,6 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, республикада үзмәшгуль гражданнарга 128,8 млн. сумнан артык субсидия түләнгән. Субсидия автомат рәвештә күчерелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, субсидия бирү өчен «Минем салым» системасында гамәлдәге банк картасы турында мәгълүмат булуы шарт.

Моннан тыш, гамәлдәге үзмәшгульләр өчен дә, шулай ук яңа теркәлгәннәре өчен дә бер МРОТ күләмендә (Татарстан өчен – 12 130 сум) «салым капиталы» бирелә, аның хисабына үзмәшгуль гражданнар  быел, үз керемнәрен саклап калып, үз акчаларын җәлеп итмичә генә, хокук кырында эшләп, салым түләүләрен үткәрә алачак. Әлеге салым капиталы автомат рәвештә 10 мең сум күләмендә бирелә торган гамәлдәге салым бонусын арттыра.

Салым капиталы 2020 елның 1 нче июленнән 31 нче декабренә кадәр түләнергә тиешле салым өчен бирелә. Салым капиталы автомат рәвештә күчерелә, салым капиталы күчү турындагы мәгълүмат шәхси кабинетта яки «минем салым» мобиль кушымтасында чагылдырыла.

Хәзерге вакытта республикада 68 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Бу санда Россиянең башка төбәкләрендә теркәлгән, әмма үз эшчәнлекләрен алып бару өчен Татарстан территориясен сайлаган чит шәһәр гражданнары исәпкә алынмаган. Андыйлар – 7,4 меңнән артык кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International