Республиканың 100 артык эшкуары яңа ярдәм программасы – «Бер процентлы» микрозаймнан файдаланган. Финанс ярдәменең гомуми суммасы 107,7 млн. сум тәшкил итә. Кредит акчасын төзелеш, машиналар һәм җайланмалар ремонтлау, азык-төлек продуктлары һәм азык-төлек булмаган товарлар җитештерү өлкәсе вәкилләре алган.
Алынган акча товар-матди кыйммәтләр һәм җиһазлар сатып алуга, объектлар төзүгә, ремонтлауга, әйләнештәге акчаларны тулыландыруга, хезмәт күрсәтүчеләр белән исәп-хисап ясауга, гамәлдәге кредитларны рефинанслауга, конкурста (аукционда) заявка тәэмин итүгә, хезмәт хакы бирүгә касса аермасын каплауга һәм фондларга акча күчерүгә тотылачак. Бизнес-проектларны гамәлгә ашыру Казан, Чаллы, Зеленодольск, Бөгелмә, Түбән Кама һәм республиканың башка районнарында гамәлгә ашырылачак.
Исегезгә төшерик, 1%лы микрозаймнан федераль чаралар белән колачланмаган һәм аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән тармаклардан КУЭ субъектлары файдалана ала. Шуңа да карамастан, бу тармаклар кризис йогынтысын үз җилкәләрендә тойган, 2019 елның уртача айлык кеременә карата керемнең 30%тан артыграгы кимү займ бирү өчен мәҗбүри шарт булып тора. Займ Татарстанның Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү илкүләм проекты кысаларында бирелә.
Займ суммасы 3 елга кадәр 100 меңнән 2 млн сумга кадәр тәшкил итә. Ташламалы ставка беренче 6 айда гамәлдә була, соңыннан ул арттырыла. 2020 елның мартына карата халыкның кимендә 90%ын эш белән тәэмин иткән эшкуарлар өчен калган чорга процент ставкасы – РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставканың яртысын, башка очракларда – килешү төзү датасына РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставка күләмендә калачак. Кредит бирү механизмы, шулай ук, кредит буенча төп бурычны 6 айга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеген дә күздә тота.
Эшкуарларга уңайлы булсын өчен, микрозайм алуга гаризаны ФАСТТРЕК.РФ. порталы аша бирергә мөмкин. Портал республиканың уникаль проекты булып тора һәм эшкуарларның ярдәм чараларына, шулай ук онлайн киңлектә дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, гариза бирергә һәм аның үтәлешен «Шәхси кабинет»та дистанцион рәвештә тикшерергә мөмкин.
Барлык ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен эшкуарлар 8(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.