ТР Дәүләт Советында икътисадны торгызу һәм халыкка ярдәм итү буенча Гомуми илкүләм эш планын гамәлгә ашыруны тәэмин итү турында фикер алыштылар

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Федерация Советы әгъзалары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Татарстан Республикасы депутатлары һәм Татарстанның дәүләт башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды.  Парламентарийлар һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре халыкны эш белән тәэмин итүне һәм халыкның керемнәрен торгызуны, икътисадны үстерүне һәм Россия Хөкүмәте тарафыннан эшләнгән озак сроклы структур үзгәрешләрне, шулай ук Татарстанның аны тормышка ашыруда катнашуын тәэмин итә торган гамәлләрнең Гомуми илкүләм планы проекты турында фикер алышты.

Хәзерге вакытта Гомуми илкүләм гамәлләр планы проекты хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә, шул исәптән бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр катнашында да, актив рәвештә тикшерелә. Документны бу елның 1 нче июленә кадәр раслау планлаштырыла. Планның төп максаты – икътисадны торгызу, тотрыклы үсеш траекториясенә чыгу һәм халыкның керемнәрен арттыру.

План 2021 ел ахырына кадәр кабул ителә һәм икътисадны торгызуның өч этабын күздә тота. Агымдагы елның июль-сентябрь айларында дәвам итәчәк беренче этаптагы бурыч – халыкның керемнәре кимүгә юл куймау, аеруча зыян күргән тармакларда хәлне тотрыкландыруны тәэмин итү. Икенче этапта, 2021 елның октябреннән алып июненә кадәр, икътисадның һәм халыкның керемнәренең яңадан үсешен тәэмин итәргә, санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулануына юл куймаска кирәк. Өченче этапта, 2021 елның июленнән декабренә кадәр, төп бурыч – халыкның реаль керемнәренең тотрыклы үсешен һәм, нәтиҗә буларак, актив икътисадый үсешне тәэмин итү.

Киңәшмә барышында икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, ел башыннан җитди ресурслар икътисадның зыян күргән тармакларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән инде. План нигезендә мондый тармакларга киләчәктә дә төрле яклап ярдәм итү каралган. Шулай итеп, федераль чаралар ярдәмендә Татарстанда 46 меңнән артык оешма һәм шәхси эшкуар өчен салым түләү вакыты озайтылды. 37 меңнән артык кеше кичектергесез ихтыяҗларга субсидия алуга гариза биргән, аларга 1,3 млрд. сум түләнгән инде. Банклар 25,2 млрд. сумлык 2 меңнән артык кредитны реструктурлаштырган, 1,8 меңнән артык ташламалы кредит бирелгән.

Гомуми илкүләм план максатларына ирешү өчен бер үк вакытта илкүләм проектлар да, инициативалар комплексы да юнәлдереләчәк, түбәндәге 7 төп юнәлеш буенча:

1. Гражданнарның реаль керемнәрен үстерү, нәтиҗәле эш белән тәэмин итүне һәм түләүгә сәләтлелек дәрәҗәсен торгызу;

2. Шәхси, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү;

3. Яңа инвестиция циклын эшләтеп җибәрү һәм эшлекле климатны яхшырту;

4. Икътисадның технологик үсешен тизләтү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, шул исәптән цифрлаштыру нигезендә дә;

5. Экспортны арттыру һәм импортны алыштыруга ярдәм итү;

6. Сектораль ярдәм чаралары: аерым тармакларны торгызу һәм үстерү;

7. Икътисадның тышкы шокларга тотрыклылыгын арттыру.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча, хәзерге вакытта Татарстанның тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, Гомуми илкүләм гамәлләр планын гамәлгә ашыру буенча Республика чаралар планы проекты эшләнә.

Киңәшмә барышында икътисадның аерым тармаклары өчен дә, гомумән, республика планын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан өчен дә карарлар әзерләү буенча депутатлар корпусы, республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары тәкъдимнәре турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International