Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Волгоград икътисад, тышкы икътисадый элемтәләр һәм инвестицияләр министры Э.В.Лагутина булып китте

2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2013 елның 15 гыйнварыннан 17 гыйнварына кадәр Татарстанда эш визиты белән Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов җитәкчелегендәге делегация булды. Визит кысаларында бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиеваның Волгоград икътисад, тышкы икътисадый элемтәләр һәм инвестицияләр министры Эльвира Лагутина белән очрашуы узды. Очрашуда шулай ук министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре катнашты. Сәгать ярымга сузылган очрашу вакытында яклар ике ведомствоның төрле эш юнәлешләренә кагылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International