Татарстанда кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләүгә, саклауга, эшкәртүгә һәм сатуга лицензиясе булган предприятиеләргә карата 2020 елның апрель-декабренә билгеләнгән 15 планлы тикшерү гамәлдән чыгарылды, шуларның 11е – июнь-декабрь айларындагы чорга туры килә.
Чикләүләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында һәм дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары һәм муниципаль контрольлек органнары тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга планлы тикшерүләр үткәрүнең еллык планнарын әзерләү кагыйдәләренең 7 пунктына үзгәреш кертү хакында» 2020 елның 3 апрелендәге 438 номерлы карары нигезендә кертелә.
2020 елның беренче кварталында барлыгы 10 тикшерү үткәрелгән, шуларның 7се – планлы, 3се – планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча бирелгән күрсәтмәләр үтәлешен тикшерү буенча планнан тыш тикшерүләр. Тикшерү чараларының нәтиҗәсе булып лицензиатлар тарафыннан лицензия таләпләрен бозу очракларын бетерү тора.
Татарстанда барлыгы 484 территориаль объектта кара металл, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча 148 лицензиат эшли.