«Теләче» сәнәгать паркында төзелеш эшләре тәмамланган

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстанда «Теләче» сәнәгать паркының беренче чиратының икенче этабын төзү төгәлләнгән. Проектны гамәлгә ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 53,1 млн. сум акча җибәрелгән, шулай ук 10,1 млн. сум күләмендә шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән. Парк төзелеше «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырылган, программа нигезендә КУЭ субъектлары өчен производство мәйданнарыннан һәм биналарыннан ташламалы файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк.

«Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында «Теләче» сәнәгать паркы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү илкүләм проекты составына керә. Парк төзелешенә федераль бюджеттан 43 млн. сум бүлеп бирелгән, республика бюджетыннан – 10,1 млн. сум, шул исәптән 16,6 млн сум күләмендә шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән.

Парк резидентлар өчен кирәкле инженерлык инфраструктурасы белән җиһазландырылган: эчке электр белән тәэмин итү челтәрләре, тышкы яктан яктырту, тышкы элемтә һәм сигнализация челтәрләре, суүткәргеч һәм канализация челтәрләре, шулай ук юл объектлары төзекләндерелгән, янгын резервуарлары урнаштырылган.

Хәзерге вакытта парк территориясендә 9 резидент эшли, 310 эш урыны булдырылган. 2024 елга резидентлар саны 16 кадәр артыр дип көтелә, ә аларда булдырылган эш урыннары саны 600 якын булыр дип көтелә.

  Исегезгә төшерәбез, Татарстанда индустриаль парклар һәм мәйданчыклар төзү кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла. Проект нигезендә, өч индустриаль парк: «Саба», «Теләче» һәм «Химград» технополисы территориясендә сәнәгать паркы төзелешенә 2020 елда 791,7 млн. сум җибәрелгән. Узган атнада ТР Икътисад министрлыгы «Саба» сәнәгать паркында төзелеш эшләренең тәмамлануы турында хәбәр итте, проектны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

Әлеге индустриаль (сәнәгать) паркларда урнашу өчен гаризаны «ФАСТРЕК» порталында  https://фасттрек.рф/, «Мөлкәти ярдәм» бүлегендә бирергә була. Портал республиканың уникаль проекты булып тора һәм эшкуарларның ярдәм чараларына, шулай ук онлайн киңлектә дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, гариза бирергә һәм аның үтәлешен «Шәхси кабинет»та дистанцион рәвештә тикшерергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International