27 нче апрельдән башлап, ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды 1% ташламалы микрозаймнар бирә башлады. Бүгенге көндә 30 миллион сумнан артык суммага 31 «бер процентлы» микрозайм бирелгән. Фонд продукты 2 елга кадәр срокка 100 меңнән 2 млн сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген күздә тоткан. Эшкуарлар үтенече буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешенеп, займ срогы 3 елга кадәр арттырылган.
Микрозайм элек федераль һәм республика чаралары белән колачланмаган һәм аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән КУЭ субъектлары өчен. Бүгенге көндә 30 млн. сумнан артык суммага 30 займ бирелгән. Микрозайм алуга барлыгы 179дан артык гариза тапшырылган, аларның күбесе – карала.
Билгеләп үтик, займ буенча ташламалы ставка беренче 6 ай гамәлдә булачак, аннан соң ставка, алдагы икътисадый вәзгыятькә карап, арттырылган. 2020 елның мартына карата халыкның кимендә 90%ын эш белән тәэмин итүкән эшкуарлар өчен калган чорга процент ставкасы – РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставканың яртысын, башка очракларда – килешү төзү датасына РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставка күләмендә калачак.
Үз чиратында, микрозайм бирүнең төп таләбе – 2019 елның уртача айлык кеременә карата табыш алу дәрәҗәсенең 30%ка кимүе, шулай ук төп ОКВИД кодының пандемия нәтиҗәләреннән аеруча зыян күргән тармакларга кертелмәве. Зыян күргән тармаклар исемлеге белән биредә танышырга мөмкин. Компаниянең әйләнеше кимүне раслау өчен эшкуарга салым органыннан һәм банклардан ачылган исәп-хисап счетлары турында белешмәләр тапшырырга кирәк.
Займны рәсмиләштерү өчен документларны ФАСТТРЕК.РФ порталы аша җибәрергә мөмкин. Портал Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм чараларыннан тиз арада файдалану өчен оештырылган һәм «бердәм тәрәзә» форматында эшли. 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.