Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме алу өчен ОКВЭД кодын тәгаенләү мөмкинлеген бирергә тәкъдим иткән

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Барлык компанияләр һәм эшкуарлар да ярдәм ала алмаган: чөнки зыян күргән тармакта эшләсәләр дә, аларның төп ОКВЭД коды бу тармакка карамаган.

Икътисадый үсеш министрлыгы Хөкүмәткә кече һәм урта бизнеска гомумроссия классификаторы (ОКВЭД) буенча төп эшчәнлек төренең кодын тәгаенләү мөмкинлеген бирергә тәкъдим иткән. Бу хакта vc.ru ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Шул рәвешле компанияләр дәүләт ярдәменә дәгъва итә алачак, ә ташламалар каралган предприятиеләр исемлеге якынча 200 меңгә артачак, дип исәплиләр ведомствода. Тәкъдим буенча, компанияләр кодны 1 июльгә кадәр төгәлләштерә алачак.

Хәзерге вакытта пандемиядән зыян күргән 11 тармак компанияләре дәүләт ярдәменә исәп тота ала. Һәр тармакка эшчәнлекнең бер яки берничә коды керә:

  • Авиапассажирлар ташу, аэропорт эшчәнлеге, автопассажирлар ташу.
  • Мәдәният, ял һәм күңел ачуны оештыру.
  • Физкультура-савыктыру эшчәнлеге һәм спорт.
  • Туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүче туристлык агентлыклары һәм башка оешмалар эшчәнлеге.
  • Кунакханә бизнесы.
  • Җәмәгать туклануы.
  • Өстәмә белем бирү оешмалары, дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге.
  • Конференцияләр һәм күргәзмәләр оештыру.
  • Халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү (ремонт, юу, химчистка, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары хезмәтләре).
  • Стоматология.
  • Халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен һәм вендингны да кертеп, азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату.

Икътисадый үсеш министрлыгы зыян күргән тармакларда эшләүче, әмма ярдәм ала алмаган компанияләрдән күп шикаятьләр алды, дип яза РБК, ведомствога сылтама ясап. Теркәлгәндә күрсәтелгән һәм Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрында (ЕГРИП) яки Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында (ЕГРЮЛ) язылган код эшчәнлекнең реаль төренә туры килми, дип аңлата ведомство.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International