Республика маркетинг үзәге (РМҮ) 2019 елның 5 нче маенда оештырылды. Бер ел эчендә Үзәкнең сатып алу модуле аша 3700дән артык оешма табыш алган. РМҮ эш концепциясе ачыкланган инвестиция юнәлешләрен үзләштерүне күздә тота. Килеп туган икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып, эшкуарларның үз производстволарын эшләтеп җибәрү, яңа бизнесны нульдән башлап җибәрү, дәүләт тарафыннан мондый предприятиеләргә һәрьяклы ярдәм булганда эш урыннары һәм кооперация элемтәләре булдыру мөмкинлеге бар.
Үзәк бер ел элек Татарстанда җитештерелә торган продукцияне алга этәрү системасын оештыру проектының бер өлеше буларак эшли башлаган иде. Әлеге бурычны Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан билгеләнде. Килеп туган икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә глобаль һәм аеруча перспективалы бурыч ул. Концепция нигезендә, Татарстанда җирле җитештерүчеләрне бүгенге көнгә кадәр республикадан читтә продукция җитештерүче инвестиция урыннарына яки секторларга күчерү мөмкинлеге булдырылырга тиеш. РМҮ сатып алу модуле – гадел конкурентлы мохитне үстерү инструменты. Ул, тотрыклы керем алучы партнерлар белән тигез дәрәҗәдә сатып алуларга юл куеп, эшкуарларның мөмкин кадәр күбрәк керемен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Шулай итеп, 2019 елда Үзәк аша 2500 артык оешма табыш алган. Керемнең гомуми суммасы 21,5 млрд. сум тәшкил итә. «10 мең кешегә керем» коэффициенты буенча лидерлар – Лаеш районы, Казан, Бөгелмә районы, Яр Чаллы һәм Арча районы. Шул ук вакытта 2019 елда, статистика органнары мәгълүматлары буенча, республикадан читкә кертелә торган товарлар күләме 390,8 млрд.сум тәшкил иткән.
Агымдагы елның беренче 4 аенда РМҮ ярдәмендә 1200 тәэминатчы 7 млрд. сумлык табыш алган. «10 мең кешегә табыш» коэффициенты буенча Казан, Тукай, Яр Чаллы, Кукмара һәм Зеленодольск районнары алда бара.
Бүгенге көндә Республика маркетинг үзәгендә 1000 артык заказчы һәм 3000 тәэминатчы предприятие эшли. РМҮ эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, республика эчендәге ихтыяҗны стимуллаштыру өчен, тармак министрлыклары һәм муниципалитетлар җитәкчеләре алдында кыска вакыт эчендә әлеге мәйданчыкта заказлар күләмен арттыру бурычы тора, бу яңа инвестиция юнәлешләрен үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Эшкуарлар өчен, килеп туган икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып, үз производстволарын эшләтеп җибәрү, яңадан профильләштерү яки бизнесны нульдән башлап җибәрү, яңа эш урыннары һәм кооперация эчендә элемтәләр булдыру мөмкинлеге барлыкка килә.
Моннан тыш, республика Президенты каршындагы атналык киңәшмәдә икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың төп тариф барлыкка китерүче предприятиеләренә (КНИТУ, Иннополис һәм барлык җайга салынулы заказчыларга, шул исәптән ТГК-16, Волго-Вятскуправтодор, КФУ, Таттелеком) шулай ук әлеге мәйданчыкка күчәргә тәкъдим итте.
Система администраторы функцияләрен башкаручы Дәүләт заказы агентлыгы белән берлектә, мәйданчыкта заказлар урнаштыручы заказчыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү эше оештырылачак. Агрегатор республикада логистикага өстәмә бәя өстәмичә генә тәэминатчы табачак, ә Татарстаннан читтән керткәндә монсыз гына булмый. Шулай ук Үзәк мөмкинлекләреннән файдаланучы эшкуарларга дәүләт тарафыннан да һәрьяклы ярдәм күрсәтеләчәк.