2020 елның 21 нче һәм 22 нче май көннәрендә иң зур халыкара Startup Village LiveStream ’20 виртуаль онлайн-only конференциясе узачак. Ул «Сколково» фондының 10 еллыгына багышланган. Яңа технологияләр ярдәмендә 15 меңнән артык катнашучы иң кызыклы лекцияләр һәм сессияләрне карый, инвесторлар һәм менторлар белән очраша, шулай ук спикерлар һәм дөньяның теләсә кайсы почмагыннан реаль вакыт режимында бер-берсе белән аралаша алачак.
Конференция катнашучыларга 5 төп трэк тәкъдим итәчәк: Global Track, Industry track, Keynote track, Partner track һәм Investment track; эш программасы кысаларында чарада катнашучылар технологик трендларга, яңа базарлар оештыруга, бизнес-модельләрне трансформацияләүгә һәм инновацияле технологияләрне бизнес-практикага интеграцияләүгә багышланган 80 интерактив виртуаль сессия барышын күзәтә алачак.
Конференция спикерларының берсе – дискуссияләр остасы, журналист һәм блогер Ирина Шихман. Ул YouTube-каналында «А поговорить?..» дигән авторлык шоу алып бара, моны 1 миллион кеше күзәтеп тора, шулай ук ул җитди социаль темаларга документаль фильмнар да төшерә. Каналда алып баручы җитди иҗтимагый һәм актуаль сәяси мәсьәләләрне күтәрә, танылган кунаклар белән әңгәмә кора.
Иң яшерен һәм җитди сорауларга ябышып, аларга җавап алырга омтылу – Иринаның фирма стиле булып тора, ул «Сколково» фондының халыкара һәм төбәк үсеше буенча вице-президенты Юрий Сапрыкин белән сөйләшеп, «“Сколково” казнить нельзя помиловать» фразасында өтерне кая куярга, төбәкләрдә лаеклы стартаплар бармы-юкмы һәм Россиядә була торып глобаль бизнес төзү мөмкинлеге булу-булмавы турындагы сорауларга җавап табарга тырышачак.
Төбәк технопаркларының 39 стартапы Startup Bazaar дигән виртуаль интерактив проектлар күргәзмәсендә катнашачак, аның кысаларында яшь командалар прототиптан алып әзер продуктка кадәр перспектив Россия технологик эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
Һәр стартап үз продуктын тәкъдим итү һәм дүрт төп категориянең берсендә (IT, BioTech, Industrial Tech, Energy Tech) акчалата бүләк алу, шулай ук инвесторларны һәм партнерларны онлайн режимында, виртуаль кабинет аша таба алачак, әлеге чара дөньяның теләсә кайсы почмагыннан катнашучылар һәм жюри әгъзалары өчен ачык булачак.
Startup Bazaar күргәзмәсендә шулай ук «Сколково»ның 16 төбәк технопарк-партнеры катнашачак: Анкудиновка технопаркы, Түбән Новгород өлкәсе Жигулевская долина технопаркы, Самара өлкәсе
Якутия технопаркы, Саха Республикасы (Якутия)
Русский технопаркы, Приморск крае
Татарстан Республикасы ИТ-паркы
Академпарк, Новосибирск өлкәсе
Пермь технопаркы, Пермь крае
Morion Digital технопаркы, Пермь крае
Иннополис технопаркы, Татарстан Республикасы
Кузбас технопаркы, Кемерово өлкәсе
КРИТБИ, Красноярск крае
Төмән технопаркы, Төмән өлкәсе
Университет технопаркы, Свердловск өлкәсе
ИТ-парк-74, Чиләбе өлкәсе
FAB RIKA технопаркы, Әстерхан өлкәсе
ЛЕНПОЛИГРАФМАШ технопаркы, Санкт-Петербург шәһәре
Технопарклар командалары инновацияле инфраструктура оештыруның уңышлы тарихын күрсәтәчәк, «Сколково» фонды белән хезмәттәшлек итү, төбәкләрдә стартапларга ярдәм күрсәтү турында сөйләячәк.
Катнашу-бушлай, https://startupvillage.ru/ сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.