Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем вәкилләре белән чираттагы мәртәбә Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә узган видеокиңәшмә халыкның мәшгульлеген һәм керемнәрен яңадан торгызуны, икътисадтагы үсешне һәм озак сроклы структур үзгәрешләрне тәэмин итүче федераль һәм республика планнарына кертү өчен тәкъдимнәргә багышланды.
Видеокиңәшмәнең көн тәртибе ил Президенты йөкләмәсен үтәүгә юнәлдерелде: 1 нче июньгә кадәр тиешле гомуми илкүләм гамәлләр планын әзерләү. План үз эченә түбәндәге юнәлешләрне алыр дип көтелә:
- ихтыяҗны стимуллаштыру;
- административ, шул исәптән җайга салудагы каршылыкларны бетерү;
- дәүләт тарафыннан җайга салуны гадиләштерү;
- икътисадның зыян күргән тармакларына ярдәм итү һәм аларны үстерү;
- кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, шәхси эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү;
- халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программасы.
2020 елның май-июнь айларында ил икътисадын торгызуның беренче фазасындагы төп чаралар арасында зыян күргән компанияләргә, шәхси эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә финанс ярдәме, шул исәптән халыкны эш белән тәэмин итү һәм салымнарны исәптән төшерү программалары аша, гражданнарга кулланучы чыгымнарын стимуллаштырырга мөмкинлек бирерлек итеп турыдан-туры ярдәм күрсәтү. Икенче фаза кысаларында икенче яртыеллыкта мәшгульлек һәм ихтыяҗны системалы рәвештә торгызу, ил икътисадында озак вакытлы структур үзгәрешләр өчен шартлар тудыру планлаштырыла.
Алга таба икътисадны торгызу буенча федераль һәм республика планнарына кертеләчәк тәкъдимнәр белән республиканың кайбер министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары чыгыш ясады, алар арасында Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе, Татнефтехиминвестхолдинг вәкилләре һ.б. катнашты.