РФ Хөкүмәте аеруча зыян күргән тармаклар исемлеген киңәйткән, шулай ук субсидия алучыларга карата таләпләрне йомшарткан

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

РФ Хөкүмәте коронавирус пандемиясеннән зыян күргән тармаклар исемлеген киңәйткән. Исемлекне халыкның сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре җитештерүче предприятиеләр, шулай ук вендинг автоматлары аша сәүдә итүче предприятиеләр тулыландырган.

Яңа коронавирус инфекциясеннән иң зур зыян күргән дип табылган барлык тармаклар белән биредә танышырга мөмкин.

Искәртеп узабыз, 3 нче апрельдә Хөкүмәт башкалар белән чагыштырмача көчлерәк рәвештә тискәре кризис йогынтысын тойган тармаклар исемлеген раслады. Башта зыян күргән тармаклар исемлегенә автомобиль һәм авиапассажир йөртү, физкультура-савыктыру эшчәнлеге һәм спорт; турбизнес һәм кунакханәләр; җәмәгать туклануы; өстәмә белем бирү; конференцияләр һәм күргәзмәләр оештыру эшчәнлеге; халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге; мәдәният, ял һәм күңел ачу оештыру оешмалары кертелгән иде. Апрель азагында соңгы категориягә музей һәм зоопарклар кертелде, шулай ук азык-төлек булмаган товарлар белән ваклап сәүдә итүче оешмаларны өстәделәр.

Исемлекне киңәйтү дәвам итәр дип көтелә. Гомумән алганда, бүген кризис нәтиҗәләре кагылмаган өлкә юк.

Шулай ук РФ Хөкүмәтенең аерым карары белән һәр хезмәткәргә эш хакы түләүгә хезмәткә түләүнең минималь күләмендә субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәменә дәгъва белдерүчеләргә карата да таләпләр киметелгән. Карар нигезендә, салымнар һәм кертемнәр буенча түләүдә 3000 сумнан артмаган әҗәт булганда, дәүләт ярдәме бүлеп бирү рөхсәт ителә. Түләнелмәгән әҗәт суммасын исәпләгәндә, субсидия бирү турында гариза тапшырыган датага аны түләү турында салым органыннан алынган белешмәләр кулланыла.

Үзгәрешләр 90% дәрәҗәсендә штатны саклап калу таләпләренә дә кагыла. Аңа башкача билгеләмә өстәлгән, ә атап әйткәндә, берәмлекләрдәге исәпнең кимүенә кагыла: «яки кимендә 1 кешегә кимегән», элек исә бу таләп 1 нче мартка булган мәгълүматлар буенча 90% дәрәҗәсендә штатны саклап калуны мәҗбүри шарт итеп билгели иде. Хәзер исә хезмәткәрләр саны 90% ким булмаска тиеш яки иң күбе 1 кешегә генә ким булырга мөмкин. Шулай итеп, яңа шарт нибары бер генә хезмәткәрен эш җибәргән иң кечкенә компанияләргә дә субсидия алу мөмкинлеген бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International