Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон проекты буенча гавами консультацияләр үткәрә.
Мәнфәгатьле барлык затларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында Федераль закон проекты белән танышырга чакырабыз.
Проектта бизнес өчен кирәгеннән артык административ һәм башка чикләүләр һәм вазыйфалар кертә торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык субъектларының нигезсез чыгымнарына китерә торган нигезләмәләр булган очракта, үз искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне 19 нчы майга кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына AV.Ponomareva@tatar.ru электрон адресы буенча юллавыгыз сорала.