Аеруча зыян күргән тармак эшкуарлары күчемсез милекне арендалауга ташлама алырга мөмкин

2020 елның 5 мае, сишәмбе

КУЭ субъектларына 2020 елның апрель, май һәм июнь айлары өчен аренда түләүләрен 2021 ел азагына кадәр түләү вакыты белән кичектереп тору рәвешендә ярдәм итү яки 2020 елның апрель, май һәм июнь айларында аренда түләүләрен түләүдән азат итү тәкъдим ителә.

Ярдәм алу өчен арендага бирүче затны тикшерергә (гамәлдәге аренда килешүе Росимуществоның территориаль идарәләре белән төзелгән булуына инанырга), КУЭ реестрында теркәлүен һәм аеруча зыян күргән тармакларга караган эшчәнлек төрен тикшерергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, мондый тармакларга авиапассажир йөртү, аэропорт эшчәнлеге, мәдәният, ял һәм күңел ачуларны оештыру, физкультура-савыктыру эшчәнлеге һәм спорт, туризм агентлыклары һәм башка оешмалар, туризм, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, өстәмә белем бирү оешмалары, конференцияләр һәм белем бирү учреждениеләре, халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү (ремонт, юу, химик чистарту, чәчтараш һәм матурлык салоннары), сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлек, азык-төлек булмаган товарлар белән ваклап сату.

Шуннан соң кирәкле документлар белән гариза җибәрергә кирәк. Гаризаны Росимуществоның территориаль идарәсе хезмәткәрләре тикшерәчәк. Уңай нәтиҗә булган очракта, 7 эш көне эчендә эшкуарга ташламаларны исәпкә алу өчен аренда килешүе буенча өстәмә килешү җибәреләчәк. 

Ташламалар алу буенча күрсәтмәләр белән тулырак итеп Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык сайтында танышырга мөмкин:  https://www.rosim.ru/activities/rent/support?atten=1

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International