Татарстан моношәһәрләрендәге җитештерүчеләр Россиянең башка шәһәрләрен COVID-19 саклану чаралары белән тәэмин итәргә әзер компанияләр исемлегенә эләккән

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Республиканың 4 моношәһәреннән 28 предприятие коронавирустан саклану чаралары җитештерүчеләр исемлегенә кергән, алар Россиядәге башка шәһәрләрне, кирәк булганда, тәэмин итәргә әзер. Исемлек, ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе белән берлектә, Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан монотерриторияләрдә яшәүчеләрне битлекләр, антисептиклар, саклагыч костюмнар һәм пандемия таратуга каршы көрәштә кирәкле башка продукция белән тәэмин итү өлешендә ярдәм итү өчен формалаштырылган.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының 4 моношәһәрендә – Чистай, Яр Чаллы, Зеленодольск һәм Алабугада 28 предприятие индивидуаль саклану чаралары чыгара.

Исемлеккә кергән иң күп предприятиеләр саны Яр Чаллыда урнашкан. Биредә 22 компания саклану чараларын җитештерү белән шөгыльләнә, шуларның 17се – шәхси эшкуар. Кайбер предприятиеләр, коронавирус йогышы таралуга каршы көрәшү максатларында, үз производстволарын үзгәртеп корган. Мәсәлән, «Бросско» ҖЧҖ элек мәктәп формасы, корпоратив кием һәм спорт киемнәре тегә торган булган. Бүген компания 100% мамыктан күп тапкыр кулланыла торган гигиеник саклагыч битлекләр ясый. Шулай ук Яр Чаллыда – «Татэлектромаш» ФҖБ ҖЧҖ тарафыннан һаваны зарарсызландыру өчен рециркуляторлар да җитештерелә.

Чистайдагы «КГФ-ГРУПП» ҖЧҖ предприятиесе саклагыч битлекләр җитештерү белән шөгыльләнә. Көн саен алар 5 мең данә эшләнмә ясый. Шулай ук «Реглан» ҖЧҖ дә битлекләр тегә, җитештерү күләме – тәүлегенә мең берәмлек һәм шәхси эшкуар А.Х.Шиһаповның җитештерү куәте – тәүлегенә 7 мең эшләнмә.

Саклагыч битлекләр, костюмнар һәм пандемия белән көрәшү өчен кирәкле башка продукцияне Зеленодольск һәм Алабуга шәһәрләрендә җитештерәләр.

Компанияләрнең тулы исемлеген әлеге сылтама буенча карарга мөмкин.

Элегрәк икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, республиканың эре предприятиеләрендә медицина битлекләре җитештерү буенча яңа линияләр эшли башлаячак. Татарстан предприятиеләрендә, яңа линияләрне эшләтеп җибәрүне исәпкә алып, шәхси саклану чараларын җитештерүнең гомуми күләме аена 37,45 млн. данә тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International