Татарстанның кайбер оешмалары илнең система барлыкка китерүче предприятиеләре исемлеген тулыландырырга мөмкин. Республика икътисадын тотрыклы үстерү планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем әгъзалары әлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Чара шәһәр округлары һәм муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында узды. Муниципаль берәмлекләрдә тормышка ашырыла торган кризиска каршы чаралар турында фикер алышу максатларында Аксубай һәм Биектау районнары эшче төркемгә үз докладларын тәкъдим итте. Фикер алышуның тагын бер темасы – РФ Президентының чикләүләр режимыннан чыгу һәм ил икътисадын алга таба тотрыклыландыру карары.
Көн тәртибенә күчкәнче, икътисад министры урынбасары Олег Пелевин РФ Президенты тарафыннан кабул ителгән берничә карар турында җиткерде. Алга таба санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү максатында, эшләми торган эш көннәре 11 нче майга кадәр озайтылды. Үз чиратында, 5 нче майга РФ Хөкүмәте тарафыннан, Роспотребнадзор белән берлектә, 12 нче майдан башлап үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан этаплап чыгу буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Шулай ук якын арада икътисадка һәм гражданнарга ярдәм итүнең кичектергесез чараларының яңа пакеты эшләнәчәк, шул ук вакытта РФ Хөкүмәте төбәкләр һәм бизнес белән берлектә эшлекле тормышны нормальләштерү, халыкны эш белән тәэмин итү, гражданнарның керемнәрен һәм икътисадны үстерү буенча масштаблы гомуми илкүләм эш планын әзерләячәк. Мондый планның бурычы – вәзгыятьне тотрыкландыру, шуның белән беррәттән Россия икътисадында озак сроклы структур үзгәрешләрне дә тәэмин итү.
Система хасил итүче предприятиеләрнең россиякүләм исемлегенә килгәндә, эшче төркем составына кергән тармак министрлыклары тарафыннан төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Татарстан оешмаларын әлеге исемлеккә кертү тәкъдиме җиткерелгән. Республика предприятиеләре Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын арттырырга ярдәм итәчәк. Аларны исемлеккә кертү турындагы карар якын арада кабул ителәчәк.
Үз чиратында, Аксубай районының система барлыкка китерүче предприятиеләре штат режимында эшчәнлек алып бара, нигездә, ул районның үзенчәлеге белән бәйле, андагы барлык эре предприятиеләр дә авыл хуҗалыгы тармагына карый. Җитештерү күләмнәре кимү һәм хезмәткәрләр саны кимү күзәтелми. Биектау районында 11 предприятие система барлыкка китерүчеләр исемлегенә кертелгән, алар үз тармакларында иң күп эш белән тәэмин итә һәм район икътисадын формалаштыручы иң эре салым түләүчеләр булып тора. Предприятиеләрнең торышына көн саен мониторинг алып барыла, 6 предприятиедә 77 хезмәткәр өчен читтән торып эшләү форматында эш оештырылган.
Муниципалитетларда эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән даими эш алып барыла, урыннарда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары эшләнә. Әйтик, Биектау районында җир кишәрлекләрен арендалау буенча түләүләрдә кичектереп тору мөмкинлеге бирелгән. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, хәзер кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен җир арендасы өчен түләүләрне гамәлдән чыгару мөмкинлеге карала.