Республиканың тармак министрлыкларына система барлыкка китерүче предприятиеләр эшчәнлегенең финанс-икътисадый күрсәткечләренә мониторинг ясарга һәм аларның федераль ярдәм чаралары алуына бәйле эшне оештырырга кирәк

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Республиканың тармак министрлыкларына система барлыкка китерүче предприятиеләр эшчәнлегенең финанс-икътисадый күрсәткечләренә мониторинг ясарга һәм аларның федераль ярдәм чаралары алуына бәйле эшне оештырырга кирәк. Бу хакта республика икътисадын тотрыклы үстерү планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең көн саен үткәрелә торган киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Чара шәһәр округлары һәм муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында узды. Азнакай һәм Кайбыч районнары эшче төркемгә үз докладларын тәкъдим итте. Фикер алышуның тагын бер темасы – икътисадның зыян күргән тармакларының урта һәм эре предприятиеләренә эш хакы түләү өчен процентсыз кредитлар программасын киңәйтү.

«Бүгенге көндә Россиянең система барлыкка китерүче предприятиеләре өчен 12 айга кадәр, елына 5% артмаган ставка белән 3 млрд.сумга кадәр кредитлар бирелә. Предприятие ташламалы кредитларны әйләнештәге акчаларны тулыландыруга, чимал һәм комплектлау әйберләре сатып алуга куллана ала, бу заказлар һәм продукцияне төяп җибәрү буенча йөкләмәләрне үз вакытында үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә тармак министрлыкларына кризис шартларында эре предприятиеләргә ярдәм итүнең барлык механизмнары турында мәгълүмат җиткерү, алар эшчәнлегенә мониторинг алып бару, ихтыяҗларга җавап бирү мөһим», - дип билгеләп үтте икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.

Хәзерге вакытта республика Россиядә система барлыкка китерүче предприятиеләр саны буенча 6 нчы урында тора. Татарстаннан реестрга 24 оешма кертелгән. Шул ук вакытта компанияләр төркеменә керүче предприятиеләрне исәпкә алып, исемлектә республиканың 102 оешмасы бар.

Мәсәлән, «Татнефть» системасына караган предприятиеләр Азнакай районының система барлыкка китерүче предприятиеләре булып тора. Компания мәгълүматларына караганда, җитештерү юнәлеше штат режимында эшли, идарә аппараты белгечләре читтән торып эшләү режимына күчкән. Шулай ук азык-төлек продуктлары җитештерүче предприятиеләр дә – Азнакай икмәк заводы һәм минипекарнялар да эшләвен дәвам иттерә, районда алар – 6. Азнакай тегү фабрикасы киеренке режимда эшли башлаган, ул хәзерге вакытта бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм саклагыч костюмнар тегүгә керешкән.

Кайбыч районында җәмәгать туклануы предприятиеләре, үз чиратында, читтән торып һәм алып чыгып бирү рәвешендә эшләвен дәвам итә. Шул ук вакытта әзер ризыклар һәм ярымфабрикатлар китерү бушлай нигездә башкарыла. Моннан тыш, муниципаль җәмәгать туклануы предприятиеләре чыгара торган кондитер продукциясе җирле сәүдә объектлары аша бөтен район буенча сатыла.

Киңәшмә барышында эш төркеме эш хакы түләү өчен процентсыз кредитлар программасын киңәйтү турында да фикер алышты, хәзерге вакытта әлеге программа коронавирус тармаклары пандемиясеннән аеруча зур зыян күрүчеләр исемлегенә кертелгән урта һәм эре предприятиеләргә кагыла. Кредитлар алган урта һәм эре компанияләр март аендагы персонал санын кимендә 90% дәрәҗәсендә саклап калырга тиеш, бу, һичшиксез, республикадагы эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә уңай йогынты ясаячак.

Алга таба Аксубай һәм Биектау районнары хисап тотачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International