ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Бер процентлы» программа буенча беренче микрозайм биргән. Ташламалы ставка буенча микрозаймнар 27 нче апрельдән башлап бирелә һәм ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән, аеруча зыян күргән эшкуарлар исемлегенә кертелмәгән һәм эшчәнлекләре элегрәк федераль һәм республика ярдәм чаралары белән колачланмаган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына юнәлдерелгән ярдәм чаралары пакеты ярдәмендә мөмкин булды.
Бер процентлы ставка белән буенча беренче займны сак-янгын сигнализацияләре һәм видеокүзәтү, шулай ук халык хуҗалыгы өлкәсенең төрле объектларын электрлаштыру өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуар рәсмиләштергән. Займ суммасы 24 айга 300 мең сум тәшкил иткән. Шулай ук эшкуар өчен төп бурычны 6 айга кадәр кичектерү мөмкинлеге дә гамәлдә булачак.
«Микрозайм алуда кыенлыклар булмады, – ди «Техника Сервис Производство» ҖЧҖ директоры Николай Тихонов. – Займны рәсмиләштерү өчен документлар туплауның беренче этабында мин барлык кирәкле белешмәләр турында да белми идем, әмма Эшкуарлыкка ярдәм фондына мөрәҗәгать иткәч һәм Фонд белгече белән консультациядән соң барысына да ачыклык кертелде. Займ алу өчен 27 нче апрельдә гариза тапшырдым һәм менә бүген, 29 нчы апрельдә, мин сораган акчаларны алдым».
«Бер процентлы» ташламалы микрозайм 2 елга кадәрле чорга 100 мең сумнан 2 млн сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген күздә тота. 300 мең сумга кадәрге займ суммасы өчен залог кирәкми, бу акчаны эшкуар гаризаны һәм кирәкле документлар пакетын тапшырганнан соң, ике көн эчендә алырга мөмкин. Займ буенча ташламалы ставка беренче 6 ай гамәлдә булачак, аннан соң ставка, алдагы икътисадый вәзгыятькә карап, арттырылачак. 2020 елның мартына карата халыкның кимендә 90%ын эш белән тәэмин итүкән эшкуарлар өчен калган чорга процент ставкасы – РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставканың яртысын, башка очракларда – килешү төзү датасына РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставка күләмендә калачак.
Микрозайм бирүнең төп таләбе, үз чиратында, 2019 елның уртача айлык кеременә карата керем алу дәрәҗәсенең 30%ка кимүеннән гыйбарәт. Компаниянең әйләнеше кимүне раслау өчен эшкуарга салым органыннан һәм банклардан ачылган исәп-хисап счетлары турында белешмәләр тапшырырга кирәк.
Займны рәсмиләштерү өчен документларны ФАСТТРЕК.РФ порталы аша җибәрергә мөмкин. Портал Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм чараларыннан тиз арада файдалану өчен оештырылган һәм «бердәм тәрәзә» форматында эшли. 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.