29 нчы апрельдә Татарстан эшкуарлары өчен «Кризис вакытында сату бүлегендәге хезмәткәрләрне өйрәтү: хуплау һәм каршы килү» темасына онлайн-дәрес узачак. Дәреснең спикеры – «Привилегия» компанияләре төркеме генераль директоры Андрей Голованов. Вебинар республика эшкуарлары өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелгән «Фабрика PRO: Антикризис» бушлай курсы кысаларында узачак.
Кризис чорында компания җитәкчесе стратегик хаталарга юл куярга хокуклы түгел, чөнки алар компания өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Онлайн-дәрес идарәдәге хаталарны булдырмаска ярдәм итәр һәм эшлекле сөйләшүләр алып бару инструментларын, шулай ук сату бүлегендәге хезмәткәрләрне күнектерү, алар арасында дисциплина булдыру һәм аларны мотивацияләү инструментларын үз эченә ала.
Дәреснең спикеры «Привилегия» компанияләре төркеме генераль директоры Андрей Голованов булачак. Андрей В2В һәм В2С компанияләре өчен сатулар буенча профессиональ менеджерлар әзерләү системасын үз эченә алган PRACTICUM халыкара проектын оештыручы булып тора. Спикер кризис вакытында сатучыларны нәрсәгә өйрәтергә кирәклеге турында сөйләячәк, аска тәгәрәгән базарда иң көчле һәм кабатлавы авыр булган көндәшлелеккә өстенлек бирәчәк.
Трансляция 17.00 сәгатьтә башлана.
Конференциядә катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.