ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды Яр Чаллы эшкуарына «Моношәһәрләр» программасы буенча беренче микрозайм биргән. Ташламалы процент ставкасы буенча микрозайм алу өчен гаризаны республиканың җиде моношәһәрендә теркәлгән эшкуарлар бирә ала. Кече һәм урта эшкуарык секторын тизләтелгән нигездә үстерү өчен Татарстан федераль субсидияләр алды, бу исә займнар буенча РФ Үзәк Банкы билгеләгән төп ставканың яртысы дәрәҗәсендә ставка билгеләү мөмкинлеген биргән.
«Моношәһәрләр» программасы буенча бирелгән кредит суммасы 3 елга 3% белән 1,5 млн. сум тәшкил итә. Чаллы предприятиесе алынган сумманы әйләнештәге акчаларны тулыландыруга юнәлдерәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 27 нче апрельдән башлап Үзәк Банк төп ставканы киметте, хәзерге вакытта ул 5,50% тигез, бу исә республика эшкуарлары өчен «Моношәһәрләр» программасы буенча ташламалы микрозайм ясый.
Микрозайм өчен гаризаны Зеленодольск, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Кама Аланы, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары рәсмиләштерә ала. РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан ½ күләмендә ташламалы процент ставкасы буенча займны залог булганда алырга мөмкин, ул булмаганда, процент ставкасы РФ Үзәк банкының төп ставкасына тигез булачак – 5,50%. Займның максималь суммасы 2,5 млн. сум тәшкил итә һәм эшкуарга 3 елга кадәр бирелә.
Займны рәсмиләштерү өчен документларны ФАСТТРЕК.РФ порталы аша җибәрергә мөмкин. Портал Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм чараларыннан тиз арада файдалану өчен оештырылган һәм «бердәм тәрәзә» форматында эшли. 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.