Татарстан эшкуарларына CRM ярдәмендә чыгымнарны ничек киметергә кирәклеге турында сөйләячәкләр

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

28 нче апрельдә Татарстан эшкуарлары өчен «Кризис чорында CRM: CRM ярдәмендә чыгымнарны ничек киметергә» темасына онлайн-дәрес узачак. Дәреснең спикеры булып клиентларны сайлау һәм алар белән идарә итү системасын гамәлгә кертү буенча эксперт Павел Цапюк чыгыш ясаячак. Вебинар республика эшкуарлары өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелгән «Фабрика PRO: Антикризис» бушлай курсы кысаларында узачак.

CRM гамәлгә кертү нәтиҗәсендә менеджерлар азрак хата җибәрә, димәк, күбрәк һәм ешрак сата, дигән сүз. Җитәкчегә компания белән идарә итүе җиңеләя: ул контрольлеккә азрак вакыт сарыф итә һәм бизнес үсеше өчен күбрәк ресурслар ала. Онлайн-дәрес вакытында аерым сайлап алынган һәр компаниянең бизнес-процессларына һәм функциональ таләпләренә, өстәвенә, иң әһәмиятлесе – хезмәткәрләрнең кертелә торган яңалыкларга булган ризасызлыгы белән эшләүгә нигезләнгән crm-системаларны сайлап алу буенча гамәли киңәшләр биреләчәк.

Дәреснең спикеры булып Билайн, Сбербанк, Яндекс кебек лидерлар белән хезмәттәшлек итүче CRM сайлау һәм гамәлгә кертү буенча эксперт Павел Цапюк чыгыш ясаячак. Павел мәгълүматларының тулы һәм гади булуы өчен күп кенә бизнес милекчеләре тарафыннан лаеклы бәяләнгән «#CRM_is» китабының авторы булып тора.

Исегезгә төшерик, узган атнада 3 онлайн-дәрес үткәрелде. Аларда республиканың 4 меңнән артык эшкуары катнашкан. Вебинарлар барышында маркетплейсларда эш оештыру, базарны анализлау, кризис вакытында маркетинг һәм сатуны онлайнга күчерү мәсьәләләре җентекләп каралган.

Трансляция 15:00 сәгатьтә башлана.

Конференциядә катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International