ТР Икътисад министрлыгы эшкуарларга кредитларны түләү өчен субсидияләр бирәчәк

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 нче апрелендәге 327 номерлы карары белән расланган «Процент ставкасын субсидияләү» чарасы буенча гаризалар кабул ителә башлавы хакында хәбәр итә.

Чара кысаларында субсидияне түбәндәге шартларга туры килә торган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары алырга мөмкин:

- кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшчәнлегенең төп төре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә начарланган вәзгыять шартларында аеруча зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлеген раслау турында» 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карарында күрсәтелгән эшчәнлек төрләре исемлегенә керми;

- кече һәм урта эшкуарлык субъектының кереме, 2019 ел өчен уртача айлык керем белән чагыштырганда, 30 процентка кимегән;

- кече һәм урта эшкуарлык субъекты гариза тапшыру вакытына эш урыннары санын, 2020 елның март ае белән чагыштырганда, кимендә 90 процентка саклап кала алган.

Субсидия алу өчен гамәлдәге кредит килешүе булырга тиеш, 2020 елның 1 нче апреленнән 1 нче октябренә кадәр Россия Федерациясе Үзәк банкы билгеләгән төп ставка күләмендә түләнгән процентлар капланачак.

Бер кешегә субсидиянең максималь күләме – елына 1,5 млн. сум.

Гаризалар «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ тарафыннан 2020 елның 30 нчы апреленнән, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьләрдә, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 222-57-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International