Хөрмәтле галимнәр, уйлап табучылар, инноваторлар һәм рационализаторлар!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлыйм!
2020 елда бәйрәм «Яшел» киләчәк өчен инновацияләр» шигаре белән билгеләп үтелә. Шулай итеп, технологик алгарышларның, уйлап табуларның һәм фәнни ачышларның мөһимлеге генә түгел, ә «чиста» һәм экологик чишелешләрне гамәлгә кертү өчен җаваплы һәм бурычлы булуыбыз да ассызыклана, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә барлыкка килгән вәзгыятьтә бу аеруча мөһим.
Сүз дә юк, Татарстанның икътисадый үсеше, беренче чиратта, республика предприятиеләренең уңышлы эшенә бәйле. Аларның конкуренциягә сәләтле продукциясе чит илләр, Россия төбәкләре белән үзара файдалы сәүдә-икътис мөнәсәбәтләрен үстерү өчен һәрчак яхшы база булды һәм республика икътисадының нәтиҗәле үсешенә китергән төп критерий булып тора.
Интеллектуаль милек, мөһим стратегик ресурс һәм үсеш инструменты буларак, хәзерге вакытта бизнес өчен тагын да зуррак әһәмияткә ия. Бүген предприятиеләрнең көндәшлелек сәләтен арттыруга нәкъ менә интеллектуаль милек объектлары зур өлеш кертә.
Без инновацияләр һәм иҗат үсешенә ярдәм итүче, илебезнең интеллектуаль капиталына нигез салучы, технологияләр үсешенә, предприятиеләрнең һәм илебез сәнәгатенең конкурентлылык сәләтен арттыруга саллы өлеш кертүче кешеләр белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Хезмәте белән дөньяны үзгәртергә мәҗбүр иткән һәм уртак киләчәгебезгә нигез салган һәркемгә нык сәламәтлек һәм иминлек, иҗади илһам, яңа казанышлар һәм ачышлар телибез!