ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов: Татарстанның эре предприятиеләрендә медицина битлекләре җитештерелә башлаячак

2020 елның 25 апреле, шимбә

Татарстан Республикасының эре предприятиеләрендә медицина битлекләре җитештерү буенча яңа линияләр эшли башлаячак. Республика предприятиеләрендә медицина битлекләре җитештерүнең гомуми күләме, яңа линияләрне эшләтеп җибәрүне дә исәпкә алып, аена 37,45 млн.данә тәшкил итәчәк. Җиһазлар 29 нчы апрельгә кадәр эшли башлар, дип көтелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә уздырды. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, республиканың эре компанияләре – «Татнефть» ГАҖ, «КАМИ» ҖЧҖ, «Айрон Индастри компания» ҖЧҖ, «ФармМедПолис РТ», «Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе» ДУП, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, шәхси эшкуар И.С. Анастасов, «ПТФК Технотрон» АҖ бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләрен җитештерә башлаячак. Саклагыч битлекләр җитештерү өчен җиһазларны эшләтеп җибәрү вакыты көн саен контрольдә тотыла. Күпчелек предприятиеләр инде кирәкле җиһазлар алган һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен көтә. «Драйлок» ҖЧҖ предприятиесендә җитештерү үз куәтләрендә җайга салынган. Республика предприятиеләрендә медицина битлекләре җитештерүнең гомуми күләме аена 37,45 млнданә булыр дип планлаштырыла.

Гигиена максатлары өчен гель җитештерү күләмен арттыру да дәвам итә. Соңгы атнада 700 тонна продукция җитештерелгән. «Аромат» АҖ (Казан) предприятиесендә икенче линияне файдалануга тапшыруны исәпкә алып, санитайзерлар җитештерү куәте бер атна эчендә ике тапкырга арттырылган.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы шулай ук республикада төп азык-төлек продуктларына булган бәяләргә мониторинг алып барылуы хакында да хәбәр итте. «Төп азык- төлек продуктларына бәяләрнең кискен үзгәрүе күзәтелми, – диде ул. – Төп социаль әһәмияткә ия товарларга бәяләрнең нигезсез артуы ачыкланмады».

Мидхәт Шаһиәхмәтов республика хезмәт базарындагы вәзгыять турында да хәбәр итте. Яр Чаллы, Питрәч, Лаеш районнарында теркәлгән эшсезләр саны арта башлаган. Аерым алганда, Яр Чаллыда бу хәлгә озак вакыт эшсез ятып, пособие алырга теләгән эшсез гражданнарның теркәлүе сәбәп булган.

Министр Республика маркетинг үзәгенең эшчәнлеге турында да хәбәр итте, аның эше аерым контрольгә алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International