Татарстанда туризм һәм ресторан-кунакханә бизнесы өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны арта

2026 елның 28 августы, җомга

Агымдагы елның август аена Татарстан Республикасында кунакханә-ресторан бизнесының 4,8 меңнән артык субъекты (HoReCa) эшчәнлек алып бара, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 10,2% ка артык. 

Шулай ук бер ел эчендә Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек туристлык субъектлары саны 2,2% ка арткан. Агымдагы елның августында аларның саны 1414 берәмлектән артып китте.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның беренче яртыеллыгы мәгълүматлары буенча, республика иң күп кеше йөри торган төбәкләр рәтенә кергән. Гыйнвардан июньгә кадәр туристлар Татарстанга 1,5 млн сәфәр кылган, дип хәбәр итә Росстат. Бу Рәсәй буенча бишенче нәтиҗә.

Беренче яртыеллыкта иң күп туристик сәфәрләр Мәскәүдә башкарылган – 6,4 млн. Икенче урында 4,2 млн сәфәр белән Краснодар крае, өченчедә – Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург, аларга 3,3 млн сәфәр туры килгән.

Татарстан 1,5 млн сәфәр белән бишенче урынны алды. Алга таба рейтингта Свердловск өлкәсе (1,1 млн), Төмән өлкәсе (980 мең), Ростов өлкәсе (864 мең) һәм Ставрополь крае (800 мең сәфәр) урнашкан.

2026 елның беренче яртыеллыгында Рәсәй буенча туристлар агымы 43,2 млн сәфәргә җитте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,3% ка артык. Шул ук вакытта чит ил гражданнары визитлары саны 20,1% ка артып, 2,5 млн. җиткән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү буенча комплекслы программа гамәлгә ашырыла. Чаралар шул исәптән туристлык, кунакханә һәм ресторан өлкәләре предприятиеләренә дә кагыла.

Республика эшмәкәрләренә бизнесны үстерүгә ташламалы микрозаймнар алу мөмкинлеге бар. Финанслау классик банк каналлары аша да, партнерлык финанславы механизмнары кысаларында да бирелә. Залог белән тәэмин ителеше җитәрлек булмаган компанияләр өчен гарантияле продуктлар каралган: поручитель функцияләрен ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы ТР Гарантия фонды башкара.

Шулай ук бизнес күргәзмә эшчәнлеген финанслашуга һәм хезмәтләрне сертификацияләүдә ярдәм итүгә исәп тота ала. «Минем бизнес» төбәк үзәгендә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баруның катлаулы мәсьәләләре буенча эксперт ярдәме оештырылган.

Моннан тыш, эре кредитлауга керү мөмкинлеген киңәйтү инструменты булып КУЭ корпорациясе катнашында гамәлгә ашырыла торган «зонтик» поручительство тора. Механизм фонд тарафыннан кредит хәвефләренең бер өлешен кабул итүне күздә тота, бу исә кече һәм урта предприятиеләр өчен заем акчаларын алу процедурасын сизелерлек гадиләштерә. Агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан туристлык бизнесына «зонтик механизмы» аша дәүләт ярдәме күләме буенча лидер төбәкләрнең берсенә әверелде. Татарстанның кече һәм урта бизнесына 220 млн сумнан артык акча җибәрелгән, бу Рәсәй буенча дүртенче нәтиҗә.

Шул рәвешле, төбәктә финанс кертемнәрен һәм консультацияләрне берләштергән күп дәрәҗәле ярдәм системасы формалаша, бу озак вакытлы перспективада туристлык секторының тотрыклы үсешен тәэмин итәргә тиеш.

Татарстан Республикасы бизнес вәкилләре Бердәм контакт-үзәккә номер буенча элемтәгә кереп, мөмкин булган ярдәм чаралары һәм катнашу шартлары турында белә ала: 8 (843) 524-90-90.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International