Татарстанның 2 300дән артык эшмәкәре бизнеска экспорт ярдәме чараларыннан файдаланды

2026 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

2025 елда һәм 2026 елның беренче яртыеллыгында дәүләт ярдәме хезмәтләреннән экспортка юнәлтелгән 2 300дән артык кече һәм урта бизнес предприятиесе файдаланган.

Татарстан экспортерларына «Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның карамагындагы Экспортка ярдәм үзәге («ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды» ХКК НО) ярдәм күрсәтә.

2026 елның беренче яртыеллыгында кече һәм урта эшмәкәрлекнең 45 субъекты Үзбәкстанда, Казахстанда, Төркиядә, Әзербәйҗанда, Кытайда һәм Таиландта 12 халыкара күргәзмә-ярминкә чарасында катнашты. Агымдагы елда егерме предприятие, 29 илгә җиткереп, килешүләрне уңышлы гамәлгә ашырды.

Шулай ук ике реверс бизнес-миссия һәм 70 КУЭ субъекты катнашында ике төбәкара бизнес-миссия узды. 2026 елда «Экспорт форсажы» акселерациясе программасы буенча 30дан артык эшмәкәр укыды.

Практика буенча, халыкара күргәзмәләрдә катнашучыларның 50% ы чарадан соң 2-3 ел дәвамында реаль экспорт контрактлары төзи.

Исегезгә төшерәбез, республика экспортерларына дәүләт финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары комплексы бар. Республикада КУЭ сегментында экспортерларга 15тән артык төбәк ярдәме чарасы һәм Рәсәй экспорт үзәгеннән 30дан артык федераль ярдәм чарасы күрсәтелә.

Татарстан экспортерларына күрсәтелә торган ярдәм чаралары арасында: базар эзләү һәм сайлау (маркетинг тикшеренүләре, базар таләпләрен анализлау һ.б.), экспортның төрле мәсьәләләре буенча консультацияләр, укыту, сатып алучыларны эзләү, продукцияне алга җибәрү, халыкара сертификацияне уртак финанслау, транспортлауга чыгымнарны уртак финанслау һәм компенсацияләү, коллектив стенд составында халыкара күргәзмәләрдә катнашуны уртак финанслау, шулай ук экспортерлар продукциясен чит илдә урнаштыру һәм саклау, интеллектуаль милекне яклау, чит телдә сайт булдыру һәм модернизацияләү.

Шулай ук республика экспортерларына ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм ТР Гарантия фонды тарафыннан күрсәтелә торган финанс һәм гарантия чаралары да ачык.

Республика экспортерларына ярдәм чаралары турында белү өчен ТР Экспортка ярдәм үзәге номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 432-22-90-60 (өстәмә 271 272, 278, 279), мобиль тел.: 8(987)270-06-91.

E-mail: tateхport@yandex.ru

Адресы: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28.

Республика бизнесына ярдәм итү мәсьәләләре буенча Бердәм контакт-үзәккә номер буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(843) 524-90-90.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International