Бу көннәрдә Казанда муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципалитетларда яшьләр арасында эшмәкәрлекне үстерү белән шөгыльләнүче бизнес-тренерлар өчен семинарлар уза.
Семинар программасы эшмәкәрлекнең иң актуаль проблемалары буенча төзелгән. Биредә, аерым алганда, бизнес-тренер анатомиясен, клиентлар белән эшләү тәртибен, пиар ысулларын, яшьләр арасында эшмәкәрлекне үстерү буенча район программаларын төзү методологиясен һ.б. өйрәтәчәкләр.
Уку процессының төп үзенчәлеге – алган белемнәрне практикада сынап кару мөмкинлеге бирелә. Укуга каралган вакытның 80 процентын нәкъ менә практик дәресләр алып тора. Семинарлар 21 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Белем бирү семинарлары “2012-2016 елларга Татарстанда яшьләр эшмәкәрлеге” максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.