ТР Икътисад министрлыгы һәм КФУ ярдәме белән эшсезлектән – эшкуарлыкка

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләр үзәге КФУ белән берлектә эшсез, Халыкның мәшгульлек үзәгенең субсидия ярдәме белән үз эшен ачарга ниятләгән гражданнар өчен белем бирү программасын гамәлгә ашыра.

Язның беренче атнасында чираттагы «Эшкуарлык эшчәнлегендә бизнес-планлаштыру» белем бирү курсы тәмамланды. Проект 2017 елда эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны популярлаштыру, шулай ук яңа эш урыннары булдыру һәм республикада эшсезләр санын киметү өчен башланып китте. Мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучы һәм белем эстәгән татарстанлылар киләчәктә үз бизнесларын ачу һәм алып бару өчен субсидиягә дәгъва итә ала.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан мондый субсидияләр күләме 145 100 сумга кадәр артты, бу үз эшен башлап җибәрү өчен өстәмә мөмкинлекләр ача. Моннан тыш, проектларны бәяләгәндә бизнесның социаль юнәлешләренә, инвалидларны, күпбалалы ата-аналарны, инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарны, өч яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче хатын-кызларны эш белән тәэмин итү өчен өстәмә эш урыннары булдыруга аерым игътибар бирелә, ә проектлар экологик куркынычсызлык кебек параметр буенча бәяләнә.

Белем эстәү курсы кысаларында булачак бизнесменнар эшкуарлык эше теориясе белән дә, аның практик өлеше белән дә танышты, бухгалтерлык исәбе һәм салым салу буенча консультант, маркетолог һәм гамәлдәге эшкуарлар белән очрашты. Эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре үз тәҗрибәләре үрнәгендә бизнесны үстерү һәм җәелдерү үзенчәлекләре турында сөйләде. Файдалы лайфхаклар белән уртаклашты, бизнес оештыру процессында барлыкка килгән ихтимал кыенлыкларга да кагылдылар.  

Бизнес-проектларны ачыктан-ачык яклау Эшкуар йортында узды.  Уку тәмамланганнан соң, курс узуны раслаучы КФУ сертификатларын тапшырдылар. Хәзер аларга халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең эксперт советларында катнашырга туры киләчәк, анда алар субсидия өчен көрәшәчәк һәм үз эшләрен башлау мөмкинлегенә ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International