«ТРның елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясендә «Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына йомгак ясау буенча комиссия утырышы узды. Конкурс комиссиясе утырышында икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова катнашты.

Конкурс бишенче ел үткәрелә, ул территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, шулай ук җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча үз инициативаларын тормышка ашыруда гражданнарның эшлекле һәм социаль активлыгын стимуллаштыру өчен үткәрелә.

Конкурсның приз фондының гомуми суммасы 50 млн.сумлык 120 гранттан тора. Конкурс нәтиҗәләре муниципаль берәмлекләрнең өч төркеме буенча ясалган. Әйтик, шәһәр округлары арасында – 42 грант, халык саны 60 меңнән артык булган шәһәрләр арасында – 42 грант, халык саны 60 меңнән ким булган шәһәр җирлекләре һәм авыл җирлекләре арасында 36 грант уйнатылган. 

«Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсында җиңүчеләр якын арада басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International