ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында «Бизнесны үстерү институтлары. Инфраструктура, финанс һәм оештыру чаралары» темасына түгәрәк өстәл узды. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә «Деловая Россия» гомумроссия оешмасы.
Дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре арасында ачык диалог форматында үзара хезмәттәшлек итү илнең икътисадый сәясәтен, аерым алганда, Кече һәм урта эшкуарлык буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыруга ярдәм итә. Чара барышында эшкуарлар белән республика территориясендә гамәлдәге дәүләт ярдәме механизмнары, 2020 елга эш планнары, шулай ук эшкуарлыкка ярдәм итү институтлары эшендә үзгәрешләр һәм яңа юнәлешләр турында фикер алыштылар.
Бизнеска ярдәм итү чараларыннан файдалану мөмкинлеген оештыруда булган проблемалы нокталар турында да сүз булды. ТР икътисад министры урынбасары И.Киреева билгеләп үткәнчә, еш кына эшкуарлар эшкуарлыкны үстерү өчен гамәлдәге дәүләт чаралары турында белеп җиткерми.
«Безнең тырышлыкларга карамастан, эшкуарлар бизнесны оештыру һәм үстерү өчен гамәлдәге ярдәм чаралары турында белмәве хакында әйтә. Шулай итеп, Финанс тикшеренүләре буенча илкүләм агентлыгы аналитик үзәге агымдагы елның гыйнварында илнең 80 субъектыннан 1000 эшкуар катнашында сораштыру уздырган. Респондентларның өчтән ике өлеше дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары турында хәбәрдар, дип билгеләгән. Әмма, асылда, алардан сораштыруда катнашучыларның нибары 17% гына файдаланган. Ярдәм чараларына сорау булмауга кагылышлы сәбәпләр арасында респондентлар документлар җыюга кагылышлы кыенлыкларны атаган», – дип ассызыклады Киреева.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан бизнесменнары мондый проблема белән, ФАСТРЕК порталы эше аркасында, азрак очраша. Портал бер тәрәзә режимында, кәгазь матавыгыннан башка һәм шәхсән катнашмыйча гына, бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге финанс һәм финанс булмаган чараларының күбесеннән файдалану мөмкинлеген бирә.
ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Гарантия фонды» вәкиле Т.Темиргалиев эшкуарларга 2020 елның гыйнварыннан республиканың Гарантия фонды үзенең стандарт продуктлары буенча комиссия бүләкләренең беркетелгән ставкасына күчүе турында сөйләде. Хәзерге вакытта кече һәм урта эшкуарлык субъектларына алар төзи торган кредит килешүләре буенча поручительстволар бирү комиссиясе елына 1% дәрәҗәсендә билгеләнгән. Элегрәк ул 0,75% башлап 1,5% кадәр үзгәреп торган.
Банк гарантияләре буенча ставка 2020 елның гыйнварына кадәр 1,15% башлап 1,5% кадәр тәшкил иткән, яңа елдан ул 0,5% тигез. Әлеге продукт кече һәм урта бизнес субъектларына тендерларда, дәүләт заказларында катнашу, контрактларны үтәү өчен аванс буларак бирелә.
Эшкуарлар өчен мөһим мәсьәләләрнең тагын берсе – инфраструктура челтәрләреннән файдалануны оптимальләштерү өлешендә административ киртәләрне киметүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру булды. Шулай итеп, әлеге максатлар өчен «Челтәр компаниясе» АҖ мобиль кушымта эшләгән, ул 2020 елда гамәлгә кертеләчәк, кушымта гаризалар бирүне оптимальләштерергә һәм энергия белән тәэмин итү челтәрләренә техник тоташтыру хезмәтләренең ачык булу дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында эшкуарлар өчен электрон хезмәт күрсәтүне цифрлаштыру өлешендә эшкуарлар өчен «Для бизнеса» дигән бүлек формалаштырылган. Татарстан Республикасы Инвестиция порталында мәйданчыкларны сайлап алу һәм ярдәм чараларын билгеләү буенча онлайн-система эшләнгән.
Эшкуарларга «Сыналган бизнес» интернет-ресурсының эше турында да искәрттеләр. Портал тикшерүләр үткәрү буенча практик тәкъдимнәр белән белем базасыннан гыйбарәт. Порталда консультантлар белән бэк-офис эшли, алар эшкуарларны кызыксындырган барлык сораулар буенча ярдәм күрсәтә.
Барлык хокукый мәсьәләләр, шулай ук бизнес оештыру һәм үстерүгә һәм дәүләт ярдәме чараларына кагылышлы сораулар буенча Эшкуар йортында түләүсез консультация алырга мөмкин.