ТР Икътисад министрлыгы төбәктә ике проектның башланып китүе турында игълан итте

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, республикада проект эшчәнлеге координаторы буларак, ике төбәк проектының старт алу турында игълан итте. Болар – «Экология» илкүләм проекты составына керә торган «Чиста ил» һәм «Уникаль суб объектларын саклау» проектлары.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан 48 федераль проектта актив катнашты, аларны гамәлгә ашыру өчен 27,4 млрд.сум бүлеп бирелде, шул исәптән 20 млрд.сум – федераль бюджеттан, 7,4 млрд.сум – республика бюджетыннан. 2020 елдан башлап Татарстанда тупланган экологик зыянның аеруча куркыныч объектларын бетерүгә юнәлдерелгән тагын ике төбәк проектына старт бирелде.

Агымдагы елда «Чиста ил» төбәк проектын гамәлгә ашыру линиясе буенча Түбән Кама муниципаль районының Прости авылында санкцияләнмәгән чүплекне бетерү һәм Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында нефть белән пычранган җирләрне рекультивацияләү чаралары планлаштырылган. Төбәк проектларын гамәлгә ашыруга 740,4 млн.сум сарыф итү күздә тотыла, шул исәптән федераль бюджеттан – 430 млн.сум.

Моннан тыш, «Уникаль су объектларын саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, республика халкын җәлеп итеп, су объектларының 2 мең чакрымлык яр буе полосасын чистарту буенча чаралар комплексы үткәрелер дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International