2020-2022 елларга Татарстанның Инвестиция меморандумы проектлары исемлеге расланды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы, элеккечә, төп юнәлешләрнең берсе булып кала. Терлекчелек һәм сөт җитештерү буенча югары технологияле комплекслар төзү, елына 4133 тонна шампиньон үстерү, «Биосфера-Фиш» балык үрчетү комплексын төзү бу елда гамәлгә ашырылырга тиешле проектлар буларак расланды.

Транспорт чараларын һәм җайланмаларны җитештерү өлкәсендә өстенлекле проектларга «КАМАЗ» автомобильләренең модельләрен үстерү һәм «РЕМДИЗЕЛЬ» махсус саклану автомобильләрен җитештерү проектлары кертелде.

Транспорт инфраструктурасын алга таба үстерү өчен түләүле «Шәле (М-7) – Баулы (М-5)» автомагистрален төзү кысаларында «Алексеевск – Әлмәт», «Әлмәт – Баулы», «Баулы (М-5) – Шалты», «Шәле (М-7) – Наратлык» һәм «Шәле (М-7) – Сорочьи Горы» автомобиль юлларын төзү каралган. Туристлык юнәлешендә автоматлаштырылган транспорт буларак канат юллары кебек урам өчен билгеләнмәгән транспортның линия объектлары буенча региональ системасын булдыру планлаштырыла. Канатлы юллар республиканың Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә һәм Югары Ослан, Зеленодольск, Түбән Кама, Спас һәм Тәтеш районнарында Австрия-Италия төркеменең LEITNER компанияләре технологияләрен кулланып төзеләчәк.

Башка өстенлекле проектлар арасында Казан дәүләт казна дары заводы белгечләре тарафыннан эшләнә торган ясалма күн җитештерү линиясен булдыру һәм технологиясен эшләү проекты да бар.

Шулай ук документта салым ташламалары рәвешендә дәүләт ярдәменнән файдаланып гамәлгә ашыру өчен хупланган Казанның ТЭЦ-3 модернизацияләү, «Зеленодольск» һәм «Алабуга» күпләп сату-бүлү үзәкләрен төзү кебек берничә башка проект билгеләп куелган.

«Инвестиция проектларын әлеге исемлеккә кертү дәүләт ярдәменнән файдалануда өстенлек бирә, объектларны шәһәр төзелеше документларына кертүне гарантияли, шулай ук заем акчасын җәлеп итүгә ярдәм итә. Моннан тыш, Икътисад министрлыгы проектларын гамәлгә ашыру өчен хезмәт ресурсларына ихтыяҗны анализлау нигезендә Хезмәт министрлыгы белән берлектә республикада теге яки бу кадрларны әзерләүгә ихтыяҗ булу турында фаразлар формалаштырырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Карар белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International