Мәскәү, Петербург һәм Мәскәү өлкәсе, элеккечә, 2019 ел нәтиҗәләренә таянып тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингында алдынгы урыннарда. Бу турыда Россиянең «Новости» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Алардан соң исемлектә Татарстан, Белгород өлкәсе, Краснодар крае, Воронеж, Ленинград һәм Калининград өлкәләре килә. Лидерларның беренче унлыгындагы соңгы юлда Югра тора.
Экспертларның мәгълүматлары буенча, беренче унлыкка керүчеләр икътисади яктан югары үсешкә ирешкән төбәкләрдән саналалар. Аларга Россия төбәкләре буенча тулаем региональ продуктның, ваклап сату әйләнеше һәм төп капиталга инвестицияләр күләменең якынча 40% туры килә.
Россиянең «Новости» мәгълүмат агентлыгы тарафыннан төзелгән Россия төбәкләренең тормыш сыйфаты буенча рейтингы социаль өлкәдәге хәлне һәм тормыш шартлары аспектларының чынбарлыктагы торышын чагылдыра торган 70 күрсәткечне комплекслы исәпкә алу нигезендә төзелгән. Алар нигезендә төбәкара аермаларга һәм регионнарның мөмкинлекләрен билгеләү критерийларына бәя буларак рейтинг баллы исәпләнә. Рейтингны төзегәндә Росстат, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Финанс министрлыгы, Үзәк банк мәгълүматлары һәм башка ачык чыганаклар файдаланылган.