“Чистай” индустриаль паркының беренче резидентлары белән килешүләр имзаланды

2012 елның 30 ноябре, җомга

Бүген ТР Икътисад министрлыгында “Чистай” индустриаль паркының беренче дүрт резиденты белән ниятләр турныда өч яклы килешүләргә кул куелды. Документларны ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, “Кама полиграфия комбинаты” ҖЧҖ генераль директоры Евгений Харитонов, “Туран” Чистай керамик эшләнмәләр заводы” ҖЧҖ генераль директоры Айрат Төхвәтуллин, “СКД Инвест” җәмгыяте директоры Сергей Толстой, “Таттеплотруба” ҖЧҖ башкарма директоры Дмитрий Бобков имзалады.

Белгәнебезчә, “Чистай” индустриаль паркы төзелеше моношәһәрнең икътисадын диверсификацияләү, халкының мәшгульлеген тәэмин итү һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү максатыннан 2010 елда расланган комплекслы инвестиция планын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. ТР җитәкчелеге тырышлыгы белән Чистай республиканың берничә проблемалы шәһәре белән бергә Россиянең проблемалы моношәһәрләре исемлегенә кертелеп, икътисадын диверсификацияләү өчен дәүләт ярдәмен алуга иреште.
2010-2015 елларга исәпләнгән комплексылы инвестиция планы нигезендә, биредә инженерлык инфраструктурасы төзелешенә 2010 елда 592 млн сумлык дәүләт ярдәме бүлеп бирелгән. Шуның 275 млн сумын федераль казнадан дотация, 275,5 млн сумын РФ бюджеты кредиты тәшкил итә. 41,5 млн сумы Татарстан казнасыннан бүленгән. Узган ел бу акчалар тулысынча үзләштерелеп, инфраструктура объектлары төзелешенә тотылган.

Аның беренче резидентлары булган дүрт компания кертергә ниятләнгән инвестицияләрнең гомуми күләме 11,5 млрд сумлык. “Кама полиграфия комбинаты” ҖЧҖ биредә төргәкләр, составында акбур булган картон һәм полиграфия продукциясе җитештерүне җайга салырга ниятли. “Туран” Чистай керамик эшләнмәләр заводы биредә тышлагыч кирпеч җитештерү проектын гамәлгә ашырачак. “СКД Инвест” җәмгыяте азкатлы төзелеш өчен FUSION BUILDING SYSTEM технологиясе буенча комплектлар җитештерү заводын ачарга уйлый. “Таттеплотруба” җәмгыяте исә пенополиуретан белән изоляцияләнгән торбалар җитештерүне җайга салачак. Индустриаль парк территориясендә калкачак әлеге производстволар чистайлыларны 950 гә якын яңа эш урыны белән тәэмин итәчәк.

“Чистайлылар индустриаль парк территориясен беренче инвесторлар үзләштергәнне инде күптәнннән көтә. Эшсезлек дәрәҗәсе югары булган шәһәр өчен бүген имзаланган килешүләр яңа мөмкинлекләр ача. Ул кайчандыр индустриаль шәһәр булган Чистайга элеккеге данын кайтарырга ярдәм итәр”, -дип өметләнә муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов.

Министр Мидхәт Шаһиәхмәтов ассызыклаганча, Чистай районы икътисадына инвестицияләр җәлеп итү өчен кирәкле шартлар тудыру, индустриаль парк территориясендә производстволарын булдыру өчен резидентларга ташламалар каралган. Аерым алганда, алар 7 ел дәвамында җир өчен аренда түләүләреннән азат булачак. Керем салымы ставкасы 15,5 процентка калдырыла. Милек салымы ставкасы 2,2 проценттан 0,1 процентка кала. Мидхәт Шаһиәхмәтов белдергәнчә, килешүләр имзалау эшнең башы, индустриаль парк территориясен үзләштерүнең бер этабы гына әле. Алда тагын да масштаблы эшләр тора. “Без алга таба да резидентларны кредит ресурслары һәм үсеш институтлары мөмкинлекләре белән тәэмин итүдә ярдәмгә килергә әзер. Икътисад министрлыгы Чистай районы хакимияте белән берлектә ташламалы шартларда заем чараларын җәлеп итү буенча Внешэконом банк,башка кредит оешмалары белән элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк. Башкарма хакимитянең барлык органнары белән элемтәләрне тәэмин итүдә дә булышачакбыз”, - диде ул. Ә резидент-компанияләр, үз чиратында, бүген имзаланган килешүләр нигезендә тотрыклы эш урыннары булдырып, инвестиция проектларын килешүдә күрсәтелгән вакытка гамәлгә ашыруга йөкләмә ала.
Индустриаль паркның гомуми мәйданы 200 гектардан артык. Әлегә аның потенциаль резидентлары буларак 11 компания карала.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, әлеге индустриаль парк үсеше Чистай шәһәре өчен генә түгел, Чистай районы өчен дә, шул ук вакытта Кама аръягы зонасы өчен дә үсеш ноктасы булырга тиеш.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International