Татарстанда белем бирү, эшкуарлык, киңлек үсеше һәм социаль өлкәләрдәге проектлар белән эшләү өчен эксперт төркемнәре булдырылачак

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белем бирү, эшкуарлык, киңлек үсеше һәм социаль өлкәләрдә төп темалар буенча проектларны контрольдә тоту өчен региональ эксперт төркемнәрен булдырачак. Ачык сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү 24 февральгә кадәр дәвам итә, ә кандидатларны бәяләү 2020 елның 28 февралендә тәмамланачак.

Сайлап алу этабын уңышлы узган экспертлар социаль-икътисадый үсешнең иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнү һәм тиражлау, җайга сала торган мохитне камилләштерү буенча тәкъдимнәр формалаштыру, административ һәм норматив-хокукый каршылыкларны бетерү, шулай ук төбәкләрдә Стратегик инициативалар агентлыгы тәкъдимнәрен һәм проектларын гамәлгә ашыруны бәяләү белән шөгыльләнәчәк.

Эксперт төркемнәре түбәндәге 16 тематиканы үз эченә алган дүрт юнәлеш буенча илнең барлык төбәкләрендә дә булдырылачак:

«Социаль проектлар»

  • «Сәламәтлек саклау»;
  • «Демография»;
  • «Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше»;
  • «Социаль эшкуарлык һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар»;
  • «Корпоратив социаль җаваплылык һәм филантропия»;
  • «Волонтёрлык»;
  • «Хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт»;
  • «Лидерлыкны үстерү».

«Эшкуарлык һәм технологияләр»

  • «Эшкуарлык»;
  • «Сәнәгать»;
  • «Цифрлы икътисад».

«Киңлек үсеше»

  • «Шәһәр үсеше»;
  • «Туризм».

«Мәгариф һәм кадрлар»

  • «Сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итү»;
  • «Гомуми һәм өстәмә белем»;
  • «Югары белем бирүдә яңа технологияләр».

Эксперт төркемнәре составы

  • регион хакимиятенең югары башкарма органы җитәкчесе тәкъдиме буенча;
  • коммерциячел булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр, тармак буенча һөнәри берләшмәләр, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, тикшеренү үзәкләре, белем арттыру институтлары һәм башка оешмалар тәкъдиме буенча;
  • Leader-ID платформасында бәйсез экспертларны ачык рәвештә сайлап алу нәтиҗәләре буенча булдырылачак.

Эксперт төркемнәрен сайлап алуда һәм эшчәнлектә катнашу турындагы сорауларны RegOtbor@asi.ru электрон адресына җибәрергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International