Әлеге килешүләр якларның потенциаль мөмкинлекләрен билгеләүче төп документлар. Аерым алганда, Икътисад министрлыгы ташламалы шартларда заем чараларын җәлеп итү буенча “Внешэкономбанк” белән элемтәләр булдыруга йөкләмә ала. Муниципаль берәмлек исә индустриаль парк резидентларын 49 елга аренда хокукында җир участоклары белән тәэмин итү өчен җаваплылыкны үзенә алачак. Ә резидентлар инвестиция проектын килешүдә каралган вакытка гамәлгә ашыру турында йөкләмә ала.
2010-2015 елларга Чистай моношәһәрен модернизацияләүнең комплекслы инвестиция планы кысаларында, 2010 елда “Чистай” индустриаль паркының инженерлык инфраструктурасы төзелешенә 592 млн сум финанслар бүленгән иде. Шуның 275 млн сумы - федераль бюджеттан бирелгән дотация, 275,5 млн сумы - РФ бюджет кредиты, 41,5 млн сумы- Татарстан бюджетыннан бүленгән финанслар.
Узган ел барлык финанслар тулысынча үзләштерелеп, инфраструктура объектлары төзелгән. Индустриаль парк 200 гектардан артык мәйдан били. Бүгенге көндә 4 инвестор “Чистай” индустриаль паркының резидентлары булырга әзерлеген белдерә.