Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда 2019 елда 234 млн.сумнан артык акча экономияләнгән

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казан, 30 гыйнвар. /ТАСС/. Илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда Татарстан Дәүләт сатып алулары нәтиҗәләре буенча, шулай ук 2019 елда төзелеш эшләре барышында да, 234 млн.сумга якын бюджет акчасын янга калдырган. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев ТАСС хәбәр итте.

«2019 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 27,4 млрд.сум бүлеп бирелде, шулардан федераль бюджет акчалары 20 млрд.сум тәшкил итте. Бүлеп бирелгән финанслауны үзләштерүне йөз процент дип танырга мөмкин. Конкурс процедураларын үткәрү 234 млн.сумга якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирде. Бюджет максималь нәтиҗәле файдаланылды, моннан тыш, капиталь төзелеш объектлары буенча тендерлар үткәргәндә подрядчылар белән хезмәттәшлек итүнең тагын да отышлырак шартларына ирешелде, бу акчаны сизелерлек экономияләде», – диде ул һәм экономияләү нәтиҗәсендә формалаштырылган акчаларның федераль бюджетка кире кайтарылуы хакында да билгеләп үтте.

Аның сүзләренә караганда, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында социаль, мәгариф, рекреация һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзү эшләре алып барылган, акча сәламәтлек саклау оешмалары челтәрен киңәйтү һәм үстерү, аларны диагностик җиһазлар белән тәэмин итү өчен тотылган. 630 урынга исәпләнгән 30 балалар бакчасы төзелгән, шуларның 3110 – ясле белән. Ике мәктәп файдалануга тапшырылган һәм тагын өч мәктәп төзелеп килә, алар 6,4 меңнән артык укучыны кабул итә алачак. Фельдшер-акушерлык пункты ачылган, 15 поликлиника үзгәртеп корылган – яңа чишелешләр балалар белән әниләр өчен сырхауханәләргә бару шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук 97 урынга исәпләнгән психоневрологик интернатның яңа торак корпусы төзелә. Сәламәтлек саклау системасы өчен күчмә медкомплекслар – дүрт мобиль поликлиника һәм җиде күчмә флюорография сатып алынган.

Республика районнарында ике муниципаль китапханә, биш виртуаль концерт залы, өч авыл клубы, халыкны эш белән тәэмин итү буенча яңа үзәк ачылган. Өч спорт мәйданчыгы төзелгән һәм заманча куркынычсыз җиһазлар белән җиһазландырылган, махсус җиһазлар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» россиякүләм физкультура-спорт комплексына әзерлек вакытында файдаланылачак, шулай ук ясалма өслекле ике футбол кыры һәм җиңел атлетика буенча йөгереш юллары төзелгән. Кайбер спорт объектлары 2020 елда ачылачак.

Татарстанда узган ел эчендә 68 җәмәгать пространствосы төзекләндерелгән, 97,5 км шәһәр урамы һәм 108,3 км төбәк юллары төзекләндерелгән, 8 заманча функциональ чистарту станциясе эшли башлауга әзерләнә. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә «Саба» индустриаль паркының инженерлык челтәрләре төзелгән.

12 илкүләм проект паспортлары («Демография», «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү», «Фән», «Цифрлы икътисад», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм», «Халыкара кооперация һәм экспорт») һәм магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планы РФ Президенты Владимир Путинның май указында куелган бурычларны үтәү өчен расланган. Аларны 2024 елга кадәр тормышка ашыру планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International