Җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеге турында сораштыруда 10 меңнән артык татарстанлы катнашкан

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елда җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыруга йомгак ясалды. Анда республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 10,6 мең кеше катнашкан. Респондентларның күбесе Татарстан территориясендә 10 елдан артык (84,7%) яши.

Сораштыруда хатын-кызлар (81,4%) актив катнашкан.

Яшь төркемнәре арасында респондентларның күбесе – урта яшьтәге (58,5%) һәм яшьләр (39,3%). Сораштыруда катнашучыларның 70,2%ы югары белемгә ия.

 

Транспорт хезмәте күрсәтүдән Апас (90,9%), Буа (78,8%) һәм Чирмешән районнары (76,5%) аеруча канәгать. Автомобиль юлларының торышынан – Саба (93,2%), Кайбыч (91,8%) һәм Чүпрәле (86%) районнарында яшәүчеләр. Татарстан буенча әлеге критерийлар буенча уртача күрсәткечләр 53,9 % һәм 59,5% тәшкил итә.

Республика буенча электр энергиясе сыйфатынан уртача канәгать булучылар саны – 89,2%, газ белән тәэмин итү – 94% һәм җылылык белән тәэмин итү – 78,3%. Электр энергиясе белән тәэмин итү сыйфаты буенча югары күрсәткечләр – Мөслимдә (100%), газ белән тәэмин итү сыйфаты буенча – Чүпрәле районында (99,1%), җылылык белән тәэмин итү сыйфаты буенча – Аксубай районында (100%).

Су белән тәэмин итү сыйфатынан канәгать калуда республика буенча уртача күрсәткеч – 72,4%, агынты суларны агызу буенча –  76,9%.  Әлеге күрсәткечләр Саба районында барысыннан да югары (92,3% – су белән тәэмин итү сыйфаты һәм 94,4% – агынты суларны агызу).

 

Исегезгә төшерәбез, 1 нче гыйнвардан башлап Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында 2020 елга җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру башланды.

Сораштыру аноним, һәм аның нәтиҗәләре бары тик гомумиләштерелгән рәвештә генә җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләү өчен кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International