Бүген ТР Дәүләт Советында инвестиция, инновация өлкәсендә республика кануннарын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Очрашуда парламентның икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев һәм ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнашты.
Артем Здунов билгеләп үткәнчә, инновацияләр үсеше өчен тиешле инфраструктураның булуы мөһим. Инфраструктура эшмәкәрләргә идеяләрен тормышка ашыру, коммерциализацияләү өчен шартлар тудыра. “Республикада сәнәгать мәйданнары, технопарклар шактый. Тик ташламалы шартларда җиһазлар белән тәэмин итүче, галимнәргә югары класслы җиһазлардан файдалану мөмкинлеге бирүче коллектив куллану үзәкләре кебек ярдәм институтлары аз”, - дип саный ул. 27 ноябрьдә Казанда ачылачак ТР Нанотехнологияләр үзәге шундый ярдәм институты булачак. Артем Здунов ассызыклаганча, наноүзәк, “Иннополис” МИЗы, сәнәгать мәйданнары республикада инновацияле актив предприятиеләр өчен инвестицион мохит формалаштыра.
Бүген Татарстанда тулай төбәк продукты, нигездә, нефть табу, нефть эшкәртү, төзелеш, машина төзелеше исәбенә формалаша. Республика үз алдына 2016 елга тулай төбәк продукты күләмен 2 тапкырга арттыру бурычын куйды. “Моңа ирешү юлында чишелергә тиешле конкрет бурычлар республиканың инвестицион сәясәтендә чагылыш табачак”, - ди министр урынбасары.
Артем Здунов үз чыгышында шулай ук эшмәкәрләргә грант ярдәме, салым ташламаларыннан тыш, башка төрле дәүләт ярдәме күрсәтү зарурлыгын да күтәрде. Нигездә урта эшмәкәрләр уңайлыгы өчен каралган инвестицияле салым кредиты шундый ярдәм чарасы булырга тиеш. Хәзер бу мәсьәлә буенча министрлык һәм республика парламенты арасында консультацияләр бара.
«Татар-информ» МА