“NANOTECH 2012”нең максаты – халыкара хезмәттәшлекне һәм сәнәгать кооперациясен активлаштыру, алга таба нанофән үсешен камилләштерү һәм нанотехнологияләрне җитештерүнең төрле өлкәләрендә кулланылышка кертү юлларын эзләү, бу өлкәдәге халыкара тәҗрибәне өйрәнү.
Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе советы утырышы, РФ Дәүләт Думасының фән һәм фәнни технологияләр буенча комитетының күчмә утырышы, Идел буе федераль округы вузлары ректорлар советы утырышы, ТР Нанотехнологияләр үзәге ачылышы –форумның үзәк чаралары булачак.
“NANOTECH 2012” кысаларында шулай ук “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр. Нанобиоиминлек” дигән XIII Халыкара фәнни-гамәли конференция һәм югары технологияләр күргәзмәсе узачак.
Форумда РФ Дәүләт Думасы, “РОСНАНО” ААҖ , Россиянең инновацияле төбәкләре, эре компанияләр, фән, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең, Россия һәм чит илләрдән күренекле галимнәрнең катнашуы көтелә.
Форум үз эшен 27 ноябрьдә “Идея” технопаркында ТР Нантотехнологияләр үзәге ачылышыннан башлап җибәрә. Аннан соң чаралар IT-паркта дәвам итәчәк. Шушында ук “NANOTECH 2012” форумының ачылышы узачак.
"Татар-информ" МА тәрҗемәсе.