Стратегик инициативалар агентлыгы Субъектларны үстерүнең иң яхшы социаль-икътисадый практикалары буенча Бөтенроссия конкурсында финалга чыгучылар исемлеген билгеләгән. Аңа илнең 80 төбәгеннән 1452 гариза кергән, алар сигез төп номинация буенча бүленгән: "Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык", "Шәһәрне үстерү һәм инфраструктура", "Экология һәм табигатькә сакчыл караш", "Туризм һәм мәдәният", "Бизнеска ярдәм итү һәм экспортны үстерү", "Социаль иминлек", "Фән һәм мәгариф", "Цифрлы үсеш".
Татарстан Республикасыннан дүрт проект финалга чыккан. Аларның икесе республикада эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Бу – административ басымны һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә хокук бозуларны киметүгә юнәлдерелгән «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы һәм Татарстан Гарантия фондының эшкуарларга оптималь кредит продуктын сайлап алырга, документлар тупланмасын тулысы белән җыярга һәм банкка заявка җибәрергә ярдәм итә торган Бердәм кредит бирү үзәге. Проектлар «Цифрлы үсеш» һәм «Бизнеска ярдәм итү һәм экспортны үстерү» номинацияләрендә финалга чыккан.
«Экология һәм табигатькә сакчыл караш» номинациясендә җирле бюджетлар хисабына үткәрелә торган табигатьне саклау өчен түләүләрдән һәм әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге салымнардан керемнәр күләмендә үткәрелә торган экологик чаралар билгеләнгән. «Социаль иминлек» номинациясендә Татарстаннан «Бергә булдырабыз» проекты тәкъдим ителгән. Проект мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалид балалар өчен аларның көнкүреше, хезмәте һәм физик тәрбиясе, белем һәм күнекмәләр алуы, шулай ук һөнәри юнәлеш алуы өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасыннан тыш, финалда катнашу өчен Белгород, Вологда, Калуга, Курск, Мәскәү, Мурманск, Түбән Новгород, Новосибирск, Пенза, Самара, Саратов, Тверь, Ярославль өлкәләре, Башкортостан, Карелия, Марий Эл, шулай ук Мәскәү һәм Краснодар краеннан гаризалар кергән.
Йомгак ясау һәм бүләкләү 12-14 февраль көннәрендә Сочи-2020 Россия инвестиция форумында узачак. Җиңүчеләрнең практикалары «Смартека» – социаль-икътисадый үсеш өлкәсендә төбәкләрнең нәтиҗәле тәҗрибәләре белән алмашу буенча цифрлы платформада урнаштырылачак.