2019 елда Татарстанның кече һәм урта инновация предприятиеләренә грант ярдәме 2 тапкырга диярлек арткан

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2019 ел нәтиҗәләре буенча Инновацияләргә ярдәм фонды Татарстанның кече һәм урта эшкуарларыннан грантлар алу өчен 119 гаризаны хуплаган. Хупланган проектлар буенча грантларның гомуми суммасы 648,5 млн.сум тәшкил итә, бу 2018 елга караганда 2 тапкырга диярлек күбрәк.

Үткәрелә торган конкурслар кысаларында Инновацияләргә ярдәм фонды производствога үз фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре нәтиҗәләрен кертә торган Татарстанның кече инновация предприятиеләренә финанс ярдәме күрсәтә. Әлеге үсеш институты белән республикада хезмәттәшлекне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Фондның Татарстан Республикасындагы төбәк вәкиле – КНИТУ ректоры Сергей Юшко алып бара. Икътисад министрлыгы инновацияле кече һәм урта эшкуарлыкка сигез төп грант программасында катнашу өчен консультация ярдәме күрсәтә: «Коммерциализация», «Умник», «Старт», «Үсеш» һәм «Үсеш-ИТИ» (Илкүләм технологик инициатива өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән «Үсеш» конкурсының бер төре), «Кооперация», «Корпорацияләр», «Интернационализация». Бер проектка грантлар күләме 500 меңнән 50 млн.сумга кадәр тәшкил итә.

2019 елда күрсәтелгән программаларда катнашу өчен барлыгы 567 проект игълан ителгән иде, шуларның 119ы Фондтан гомуми 648,5 млн. сумлык ярдәм алды. Шулай итеп, 2019 елда Татарстан проектларына грант ярдәменең гомуми күләме 2018 елга карата 2 тапкырга арткан. 2018 елда финанслау күләме 360,4 млн. сум тәшкил иткән.

Шунысын да искәртик: хупланган 22 грант исәбендә Фондның «Коммерциализация» программасының VII, VIII һәм IX чиратлары кысаларында Татарстандагы кече һәм урта инновация компанияләренә 363,5 млн.сумлык грант бирелгән, бу исә аларга үзләренең инновация эшләнмәләрен базарга чыгарырга ярдәм итәчәк.

«Коммерциализация» программасында җиңүчеләр арасында – «Эйдос» компанияләр төркеме, медицина юнәлеше проекты белән, ул 19,6 млн.сум күләмендә грант алган. Компания акчаны үз эшләнмәсе – яңа булдырылган MIA робот-пациентны Россия һәм халыкара базарларда маркетинг ягыннан алга этәрүгә юнәлдерәчәк. 11,5 млн.сумлык грантка лаек булган икенче бер «Эйдос-Робототехника» компаниясенең проекты азык-төлек, җиңел сәнәгать һәм машина төзелешендә технологик процессларны роботлаштырырга мөмкинлек бирә торган «акыллы» җитештерү системаларын булдыруга юнәлтелгән.

Әлеге программа буенча полиэтиленны икенчел эшкәртү продуктлары нигезендә полимер продукция җитештерү проекты белән «Полимиз-Тара» ҖЧҖ дә 20 млн.сумлык грантка ия булган. Компания Лаеш районында яңа җитештерү мәйданчыгы ачарга планлаштыра, алынган акчалар кирәкле җиһазлар сатып алуга тотылачак.

«Старт» программасы буенча җиңүчеләрнең берсе – «ФСТ-Интегро» компаниясе – «Иннополис» МИЗ резиденты. Проект автобусларда пассажирлар ташуга сыгылмалы идарә итү өчен болытлы мәгълүмати чишелеш тәкъдим итте, ул 2 млн.сум күләмендә грант белән хупланган.

«Старт-Цифрлы алгарыш» конкурсы кысаларында 3 млн.сумлык грант алган иң яшь конкурсант – КФУ аспиранты Булат Җамалиев. Ул авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне азык-төлек, беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итәргә, халыкка хезмәт күрсәтү пунктлары персоналы катнашыннан башка медицина тикшеренүенә яздырырга мөмкинлек бирә торган «Санлы авыл» проектын эшләгән. Концепция авылларда фермерлар, телемедицина пунктлары өчен «сатучысыз кибетләр», «акыллы складлар» урнаштыруны күздә тота. Проектны тормышка ашыру авыл җирлекләрен цифрлы икътисадка интеграцияләргә мөмкинлек бирәчәк, әлеге чишелеш Татарстанда гына түгел, ә чит илләрдә дә эшли башлаячак. Әйтик, 2019 елның сентябрендә Африка вәкилләре белән Нигериядә һәм Көньяк Африкада проектны гамәлгә кертү турында меморандум имзаланган.

Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев сүзләренә караганда, 2020 елда эшкуарларның шулай ук үз идеяләрен һәм проектларын гамәлгә ашыру өчен Фондтан грант ярдәме алу мөмкинлеге булачак. «2020 елда Фондның фәнни-техник өлкәдәге предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү конкурсларын финанслау күләме 12 млрд.сум тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта кече инновация компанияләре «Коммерциализация», шулай ук «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында «Старт» һәм «Развитие» программалары буенча конкурсларда катнаша ала, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International