Бүген Казан IT-паркында “Россиянең яшь эшмәкәре-2012” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.
Бәйгенең максаты – яшьләр арасында социаль-икътисади үсешнең мөһим факторы буларак эшмәкәрлекнең уңай образын формалаштыру, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче сәләтле, актив яшьләрне барлау һәм бәяләү.
Бәйгенең республика этабына Казан, Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Яшел Үзән, Әгерҗе, Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән, Кукмара, Алексеевски, Аксубай бистәләреннән 50 дән артык яшь эшмәкәрнең проекты узган. Проектларны ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты җитәкчесе урынбасары Сергей Болотаев җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләгән. Эшләр барлыгы 6 критерий: эшмәкәрлек рухы, идарә итү сәләте, инновацион якын килү, бизнесның социаль әһәмияте, финанс күрсәткечләре һәм эшмәкәрлек шәхесенең тулылыгы буенча бәяләнгән. Финалга үтә алган яшь эшмәкәрләр үз проектларын 7-9 ноябрь көннәрендә бәйгенең Казанда узган йомгаклау этабында яклаган.
Мәгълүм булганча, әлеге Бөтенроссия бәйгесе 14 яшьтән 30 яшькәчә сәләтле егетләр-кызлар арасында уздырыла. Оештыручылар сүзләренә караганда, республика этабында иң яшь катнашучы 11 сыйныф укучысы булган. Конкурсның приз фонды 100000 сум тәшкил иткән.
Конкурс “Уңышлы старт”, “Социаль җаваплылыктагы бизнес”, “Инновацияле бизнес” һәм “Студентлар бизнесы” номинацияләрендә үткәрелде.
Бүгенге тантанада һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче урын алган проектлар авторларына Дипломнар тапшырылды. Беренче урын алаганнары акчалата да бүләкләнде. Шунысы игътибарга лаек: “Уңышлы старт” номинациясендә икенче һәм өченче урыннар икешәр кешегә бирелгән. “Уңышлы старт” номинациясендә беренче урынга Чаллыдан 26 яшьлек эшмәкәр, “Бизнес мәктәбе” проектына нигез салучы, “Үз эшен башлап җибәрүче эшмәкәрләр ассоциациясе”җитәкчесе Рөстәм Вәлиев лаек булды. “Инновацияле бизнес” номинациясендә беренчелекне “Волшебная наука” ҖЧҖ, Казан күчмә планетариен гамәлгә куючы 28 яшьлек Анастасия Юрина алды. Азнакайдан “Мәнәвез кошчылык комплексы”н җитәүләүче 27 яшьлек эшмәкәр Равил Мөҗипов “Социаль җаваплылыктагы бизнес” номинациясендә беренче булды. “Студентлар бизнесы” номинациясендә Казаннан 19 яшьлек Айдар Хәлиуллин беренче урын алды. Ул БДИ/ГИА”Quentin” әзерлек үзәгенә нигез салучы.
Призерлар исемлегенә эләгә алмаучылар да бүләксез калмады. Аларның барысына да истәлек дипломнары тапшырылды.
Жюри рәисе Сергей Болотаев бәйгедә катнашучыларның барысын да җиңүчеләр дип атады. Иң-иңнәр исемлегенә эләгә алмаучыларны төшенкелеккә бирешмәскә чакырды. Әлеге бәйгедә катнашу аларга алга таба үсәргә этәргеч бирер, дигән ышанычта калды һәм зур җаваплылык таләп иткән эшләрендә уңышлар теләде. Ул киләсе елда тагын да күбрәк катнашучылар җәлеп итү өчен, конкурсның форматын киңәйтергә ниятләүләрен җиткерде.
Бәйгенең төбәк этабы җиңүчеләре Татарстан данын “Россиянең яшь эшмәкәре-2012” бәйгесендә яклаячак. Ул ел ахырында узачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы