9 нчы ноярь көнне Казанда “Яшь эшмәкәр-2012” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалачак

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

9 нчы ноярь көнне сәгать 14.00 Казан “IT-паркында” “Яшь эшмәкәр-2012” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалып, җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк.

Бәйгенең максаты – яшьләр арасында эшмәкәрлекнең уңай образын формалаштыру, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче сәләтле, актив яшьләрне барлау һәм бәяләү.

Конкурс “Уңышлы старт”, “Социаль җаваплы бизнес”, “Инновацияле бизнес” һәм Студентлар бизнесы” номинацияләрендә үткәрелде. Төбәк этабы җиңүчеләре Татарстан данын “Россиянең яшь эшмәкәре-2012” бәйгесендә яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International